(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь, Антон Ноздрин). Казан
Мэры Илсур Метшин бүген Татарстан башкаласы халкын шәхсән кабул итте. РФ
Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлегендә казанлылар шәһәр
җитәкчесенә төзекләндерү, төзелеш һәм ремонт мәсьәләләре белән мөрәҗәгать
иттеләр.
Идел буе районында яшәүче ханым, 100-нче номерлы мәктәп
директоры Рәхилә Абдуллина Отар бистәсендә күпфункцияле үзәк төзү зарурилыгы булганлыгын
җиткерде. Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов
Мэрга үзәкне төзер өчен урын булуын җиткерде. И.Метшин әлеге объектны 2017 елда
авыл клубларын төзү программасына кертергә кушты.
Сухая река бистәсеннән килгән Регина Хәйруллина барлык
бистәлеләр исеменнән, массивта балалар өчен уен мәйданчыгы төзергә булышуы өчен,
шәһәр җитәкчесенә рәхмәт белдерде. Ул агымдагы елның март аенда әлеге мөрәҗәгать
белән Казан Мэрына килгән булган, хәзер исә барлык эшләр дә башкарылган. Р.Хәйруллина
әлеге мәйданчык янына җәяүлеләр кичү юлын оештыру мәсьәләсен дә чишүне сорады. И.Метшин
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаевка
әлеге мәсьәләне чишәргә кушты.
Очрашу барышында шулай ук шәһәрлеләр торак-коммуналь
хуҗалыгы, юлларны реомнтлау, тротуарларны рәткә китерү кебек мәсьәләләр белән
мөрәҗәгать иттеләр. Казан Мэры барлык мәсьәләләр дә өйрәнеләчәк һәм кулдан
килгәнчә чишеләчәк дип ышандырды.
Очрашуда шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Сергей Миронов катнашты.