(Казан
шәһәре KZN.RU, 15-нче
сентябрь, Антон Ноздрин).
Казан Мэры Илсур Метшин
бүген спортның су-ишкәкләү
төре буенча балалар-яшүсмерләр спорт
мәктәбендә булып кайтты. Шәһәр башлыгы
учреждение эшчәнлеге белән танышты,
әлеге мәктәпне тәмамлаган, 2016 елда үткән
җәйге Олимпия уеннарында Россия җыелма
командасы составында катнашкан
Артем Косов белән аралашты.
Мәктәп
директоры Иван
Ковальков шәһәр башлыгына
учреждениенең 2003 елдан
бирле эшләвен һәм хәзерге вакытта
Спортның ишкәкләү төре үзәгендә - Идел
буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм
академиясе объектында нигезләнүен
җиткерде. И.Ковальков
хәбәр иткәнчә, балалар-яшүсмерләр
спорт мәктәбенең ике бүлегендә 448 кеше
шөгыльләнә, 185 спортчыга
академик
ишкәкләү буенча белем бирелсә, 263
укучы – байдарка һәм
каноэларда ишкәкләргә
өйрәнәләр. Шушы вакыт аралыгында мәктәптә
тренер-укытучылар халыкара
класстагы 1 спорт
остасы, 6 Россия спорт остасы һәм спорт
остасына 52 кандидат әзерләгәннәр.
И.Метшин
шулай ук мәктәпнең иң яхшы
чыгарылыш укучыларының берсе Артем
Косов белән аралашты. Шунысын
да әйтеп үтәргә кирәк, Казан егете
- академик
ишкәкләү буенча Дөнья кубогы җиңүчесе,
Россия чемпионы. А.Косов
Россия җыелмасы составында
2016 елда үткән җәйге Олимпия уеннарында
да катнашты. Спортчы
шәһәр башлыгына үзе шөгыльләнә торган
спортның үзенчәлекләре турында сөйләде,
Олимпиадага әзерләнү темасына да кагылып
үтте. А.Косов Казанда
ярышларны оештыру һәм үткәрү шартларының
Бразилиягә караганда яхшырак булуын
җиткерде.
Казан
Мэры мәктәп инфраструктурасы
белән танышты һәм булган көймәләрне,
күнегүләр ясау залларын карады.
Тренер-укытучылар шәһәр
башлыгы белән үткән әңгәмә вакытында
Казандагы Спортның ишкәкләү төре үзәген
Россиядә иң яхшылардан
булуын әйтеп үттеләр.
Дәресләр үтә торган
Урта Кабан күле
яр буе линиясенең озынлыгы 2200 метрны
тәшкил итә. Академик ишкәкләү өчен 2 км
озынлык кирәк дип алганда, бу иң яхшы
күрсәткеч. Спортчылар
сүзләренчә, илнең башка шәһәрләрендә
дәресләр еш кына елгада үтә, анда
спортчыларга җил һәм катерларда ял итеп
йөрүчеләр комачаулый. А.Косов
билгеләп үткәнчә, ишкәкләү
каналын проектлаштыручыларның берсе
элеккеге ишкәкче, һәм шунлыктан трасса
спортчылар өчен бик уңайлы итеп эшләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Спортның
ишкәкләү төре үзәге 2013
елда үткән Универсиада алдыннан төзелгән
иде.
И.Метшин
спортчылар белән аралашып,
ишкәкчеләргә уңышлар һәм яңа җиңүләр
теләде.
Чарада
Вахитов һәм Идел буе районнары
администрациясе башлыгы Андрей
Лобов, шәһәрнең Физик тәрбия
һәм спорт комитеты рәисе Светлана
Вострикова, Идел буе дәүләт
физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе
ректоры Йосып Якубов, Спортның
ишкәкләү төре үзәге директоры
Альберт Кәримов
катнашты.
Спортның
су-ишкәкләү төре буенча балалар-яшүсмерләр
спорт мәктәбе Спортның
ишкәкләү төре үзәгендә
эшли. Мәктәптә академик ишкәкләү өчен
57 көймә, яр буенда
ишкәкләү өчен 5 көймә, 56
байдарка бар. Антон
Куранов, Назар Лифшиц, Михаил Газизов
- әлеге мәктәпне тәмамлаган
күренекле спортчылар.