(Казан
шәһәре KZN.RU, 16-нчы
сентябрь, Алсу Сафина).
Бүген өченче чакырылыш Казан
шәһәр Думасының үз эшен башлап җибәрүенә
нәкъ бер ел булды. Казан Мэры Илсур
Метшин шәһәр Думасының
чираттан тыш X сессиясендә
башкарган эшләре, шәһәр тормышында
актив катнашулары һәм шәһәр мәсьәләләрен
хәл итү буенча принципиаль позициядә
булулары өчен депутатларга рәхмәт
сүзләре җиткерде.
Илсур
Метшин бер ел эчендә шәһәр
Думасының камилләшүен, барлык органнарның
формалашуын, матур гадәтләр барлыкка
килүен билгеләп үтте. «Депутатларыбызның
барысы да шәһәр үсешендәге мөһим мәсьәләр
буенча башкарыла торган эшләрдә актив
катнашалар, бу зур әһәмияткә ия, -
диде Казан Мэры.
- Карала торган мәсьәләләрнең
берсе генә дә депутлардан башка хәл
ителмәде, алар объектларга бардылар,
шәһәр халкының, хезмәт коллективларының
тәкъдимнәрен исәпкә алдылар». Шәһәр
башлыгы депутатларның бер ел эчендә
бик күп предприятиеләрдә,
кече һәм урта бизнес
объектларында,
сәламәтлек саклау учреждениеләрендә,
мәктәпләрдә, лагерьларда, спорт
объектларында булуларын
искә төшереп үтте.
«Боларның
барысы белән бергә, халык алдында җаваплы
булуыбызга игътибар юнәлтәсе килә.
Кайбер депутатлар шәһәр Думасы сессиясендә
тиешле дәрәҗәдә эшләми. Дума аппаратына
шәһәр халкыннан шикаятьләр килеп тора.
Алар депутатларның шәһәр халкын кабул
итмәүләре, яки үзләре урынына ярдәмчеләрен
җибәрүләре, кайбер очракларда бөтенләй
килмәүләре турында язалар. Без моңа юл
куярга тиеш түгел», - диде
Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы
депутатларның сессия эшендә катнашуларын
һәм сайлаучылар белән турыдан-туры
эшләүләрен закон нигезендә каралган
төп бурычлары икәнен
ассызыклады.