(Казан
шәһәре KZN.RU, 16-нчы
сентябрь, Алсу Сафина).
Шәһәр Башкарма комитетына
Казанның Коммуналь инфраструктура
системасын комплекслы үстерү программасын
1-нче октябрьгә кадәр расларга кирәк.
Әлеге карар, законнар
җыелмасына кергән үзгәрешләргә
һәм муниципаль программаларны раслау
вәкаләте җирле администрацияләргә
бирелү белән бәйле рәвештә, бүген Казан
шәһәр Думасы сессиясендә депутатлар
тарафыннан кабул ителде.
Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе
урынбасары – Торак-коммуналь
хуҗалыгы рәисе Искәндәр
Гыйниятуллин
аңлатканча, «2010-2020
елларга Казанның коммуналь
инфраструктура системасын комплекслы
үстерү программасы» 2010
елның 29-нчы декабрендә Казан шәһәр
Думасы карары белән кабул ителгән
булган. Аны гамәлгә ашыру барышында
федераль законнарга үзгәрешләр кертелгән.
«РФ Бюджет кодексына
кергән үзгәрешләр нәтиҗәсендә җирле
үзидарә органнары озак вакытка каралган
максатчан программаларны, шул исәптән
коммуналь инфраструктураны комплекслы
үстерү программасын гамәлгә ашыра
алмыйлар. Программаның кайчан раслануы
мөһим түгел, - диде И.Гыйниятуллин.
– Программага
кертелгән чараларны гамәлгә ашыруны
дәвам итү өчен Казанның Башкарма
комитетына 2020 елга кадәр комплекслы
үстерү программасының
яңасын әзерләп, аны карар белән расларга
кирәк».
Шулай
итеп, Казан шәһәр Думасының 2010 елның
29-нчы декабреннән «2010-2020
елларга Казанның коммуналь
инфраструктура системасын комплекслы
үстерү программасы турында»гы
карары гамәлдән чыгарыла.
Торак-коммуналь
хуҗалыгы комитеты рәисе
программаның берничә
бүлектән - су белән тәэмин итү һәм су
бүлеп чыгару системасын комплекслы
үстерү һәм калдыкларны җыюны оештыру
мәсьәләләреннән торганлыгын аңлатып
үтте. И.Гыйниятуллин
Казанда әлеге программа
эшләгән чорда 15 км артык су белән тәэмин
итү челтәре һәм социаль ипотека
программасы буенча төзелгән 30-дан артык
йортны тәэмин итү максатыннан 14 км су
бүлеп чыгару челтәре төзелгәнлеген
әйтеп үтте.
И.Гыйниятуллин
чистарту җайланмаларын, су бүлеп чыгару
системасын төзекләндерү һәм камилләштерүнең
шәһәр алдында торган бурычлар булуын
җиткерде. Ул октябрь аенда «Заречная»
канализация станциясе
төзелә башларга тиешлеген
искә төшереп үтте. Моннан
тыш, аксым калдыкларын үтильләштерү
мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк.
Казан
Мэры Илсур Метшин әлеге
программаның шәһәрдә
коммуналь инфраструктура үсешен билгели
торган төп документ булуын
әйтеп үтте. «Законнар
җыелмасына үзгәрешләр кергәнлектән
программаны раслау буенча вәкаләтләр
Казан шәһәр Думасыннан шәһәрнең Башкарма
комитетына тапшырыла. Бу без программаны
ябабыз дигән сүз түгел, - диде
И.Метшин. – Узган сессиядә
шәһәрнең коммуналь инфраструктурасындагы
катлаулы мәсьәләләр турында фикер
алышкан идек, һәм кабул ителергә тиешле
чаралар турында да сөйләштек. Әлеге эш
бер генә көнгә дә тукталып торырга тиеш
түгел», - диде Казан
Мэры.