(Казан
шәһәре KZN.RU, 16-нчы
сентябрь). Казанда
«Олимпиец» ябык
йөзү бассейны ачылды.
Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм
Миңнеханов,
РФ спорт министры Виталий
Мутко, Казан Мэры Илсур
Метшин, РТ яшьләр эшләре һәм
спорт министры Владимир Леонов,
Халыкара йөзү
федерациясе
башкарма директоры Корнель Маркулеску
һ.б. катнашты.
Р.Миңнеханов
Казанда үткән вакыйгаларның
Татарстан башкаласына җитди
инфраструктура
мирасы калдыруын билгеләп үтте. «Спортның
су төрләре буенча дөнья чемпионатыннан
соң республикада без өч бассейнны саклап
кала алдык. Аларда дөнья буенча иң көчле
спортчылар ярышты.
Әлеге комплекс безнең олимпия резервы
мәктәбенә тапшырылды. Мин илебез җыелмасы
өчен алар иң яхшы спортчылар әзерли
алырлар дип ышанам», - диде ТР Президенты.
В.Мутко исә үз чиратында
Казанның спорт өлкәсендә нык үсеш
кичерүен билгеләп үтте.
Аннан
соң Р.Миңнеханов
спорт комплексы җитәкчелегенә
спорт инвентарьлары һәм җайланмалар
сатып алу өчен сертификат тапшырды.
Шуннан соң В.Мутко берничә
Татарстан спортчысына мактаулы исемнәр
бирү турындагы документлар
бирде.
Бүләкләрне һәм күкрәк билгесен РФ спорт
министры кулыннан Ирина Приходько
(Россиянең
халыкара класслы спорт
остасы), Ирина Пронина (Россиянең
спорт остасы), Алексей Кузнецов
(Россиянең спорт остасы)
һәм Никита Ганиев
(Россиянең спорт остасы)
алды.
Чара
ахырында Казан олимпия резервы училищесы
директоры Фәрит
Ахмадуллинга
йөзү бассейнының
символик мәгънәгә ия ачкычын тапшырдылар,
дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре
һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Казан
олимпия
резервы училищесы
карамагындагы бассейн
50х26 метрлы кәсәдән
(10 юл, тирәнлеге
2 метр) гыйбарәт. Объект
2015 елда Татарстан башкаласында
үткән Спортның су төрләре буенча дөнья
чемпионаты мирасы.