(Казан
шәһәре KZN.RU, 16-нчы
сентябрь).
Казанда
төзекләндерү эшләреннән соң «Крылья
Советов» паркы ачылды.
Тантаналы чарада Татарстан Президенты
Рөстәм
Миңнеханов,
ТР Дәүләт Советы
Рәисе Фәрит
Мөхәммәтшин,
Казан Мэры Илсур Метшин,
ТР мәдәният министры Айрат
Сибагатуллин, ТР Президенты
ярдәмчесе Наталия Фишман, «Казан
вертолет заводы» ААҖ
генераль директоры Вадим Лигай һ.б.
катнашты.
Тантанада
Рөстәм
Миңнеханов
казанлыларны парк ачылу уңаеннан
котлады. Моннан тыш, республика башлыгы
Ленин исемендәге мәдәният үзәген яңарту
планнары белән бүлеште. «Иҗат
төркеме безнең алга бурыч куйды –
мәдәният сараен тәртипкә
китерергә. Без бу эшкә алындык, киләсе
елга сарайны төзекләндереп, халыкны
шатландыра алырбыз дип ышанам», - дигән
сүзләрен китерә Президентның ТР Хөкүмәте
порталы.
Авиатөзелеш
районындагы «Крылья Советов» паркын
республиканың «Парклар һәм скверлар»
программасы кысаларында ике ел дәвамында
төзекләндергәннәр. Проектның төп
инвесторы - «Казан вертолет заводы»
ачык акционерлык җәмгыяте.
Ул әлеге проектка 85 млн. сум
бүлеп биргән, шәһәр бюджетыннан 63
млн. тирәсе чара бүлеп бирелгән,
42 млн. сумны исә попечитель
советының башка
әгъзалары күчергән. Шәһәрдәге
иң зур паркларның берсен төзекләндерү
өчен 220 млн. сум акча кирәк
булган.
Бәясе
12 млн. сумны тәшкил иткән
барлык проект эшләрен Казанның
«Гипронииавиапром» предприятиесе
башкарган. Паркта
шәһәр халкының уңайлы ялы өчен
инфраструктура булдырылган.
Наталия
Фишман сүзләренчә,
төзекләндерү барышында төп
идея итеп совет чорына хас элементларны
һәм характерлы сызыкларны саклап калу
билгеләнгән. Парк барлыкка килгән
елларда бирегә бик күп халык йөргән,
шунлыктан утыргычлар, фонарьлар
һәм урналар
шул вакыттагыча итеп эшләнгән.
20
га мәйданны биләгән паркта
керү юллары төзекләндерелгән, үзәк керү
юлы, төньяктан Ленин
ис. мәдәният
үзәге ягыннан, көнчыгыштан
Олег Кошевой
һәм Дементьев урамнары
кисешкән урыннан керү юллары
яңартылган, Дементьев урамы
ягыннан яңа керү юлы барлыкка килгән.
Паркның
төп аллеясына совет
чорындагы паркларга хас алты кырлы таш
түшәлгән. Шул елларның рухын саклап
калу өчен Ленин ис. мәдәният
үзәге каршындагы мәйданга бетон
плитәләрдән тарихи формадагы каплам
җәелгән, Михаил Ломоносов, очучылар
Петр Нестеров һәм
Валерий Чкалов бюстлары
яңартылган. Моннан тыш, «Крылья
Советов» паркына «КВЗ»
акционерлык җәмгыяте бүләк
итеп махсус 10 диван биргән.
Шулай ук төрле төсләргә керә
торган фонтан төзекләндерелгән, совет
чоры рухында җәйге сәхнә төзелгән.
Наталия
Фишман билгеләп үткәнчә,
кайбер эшләр киләсе елга да
дәвам иттереләчәк, мисалга, яз көне
яшүсмерләр өчен уен мәйданчыгы
төзекләндереләчәк.
Белешмә
өчен
«Соцгород»
микрорайонындагы
«Крылья Советов» паркы 1939 елда
барлыкка килгән. Казанның әлеге паркы
мәйданы, агачлар һәм куаклар саны буенча
Горький исемендәге үзәк ял паркыннан
кала икенче урында тора.