Илсур Метшин: “Безнең киләчәк казанлыларның активлыгына бәйле”
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь, Алсу Сафина). Илнең киләчәге
Казан халкының РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнашуыннан һәм көчле Россия
белән көчле Татарстан өчен тавыш бирүләреннән тора, дип саный Казан Мэры Илсур
Метшин. Бүген Идел буе районының 129-нчы номерлы гомуми белем бирү рус-татар
урта мәктәбендә урнашкан 270-нче номерлы сайлау участогына шәһәр җитәкчесе
үзенең тормыш иптәше һәм кызы белән килде.
Казан Мэры сайлауларда катнашканнан соң, ул шәһәрлеләрне
бәйрәм белән котлады. “Дәүләт Думасына сайлаулар – җаваплы көн, без үзебезнең
киләчәгебезне сайлыйбыз. Аның нинди булачаклыгы казанлыларга һәм аларның
активлыкларына, шәһәрлеләрнең сайлауларга килеп, көчле Россия өчен тавыш
бирүләренә бәйле, - дип саный Илсур Метшин. – Бу – безнең гражданлык бурычы һәм
гражданлык позициябез. Безгә РФ Дәүләт Думасына көчле команда, көчле Россия,
көчле Татарстан, төзекләндерелгән матур Казан кирәк”.
Билгеләп үтәбез, инде иртәдән сайлау участогы урнашкан Петровский
бистәсе халкы сайлауларга актив бара. Кичке 8-гә кадәр бирегә 1200-дән артык
сайлаучы килер дип көтелә.