Татарстан башкаласында Бердәм сайлау көне “Казан Арена” янында концерт белән төгәлләнде
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь). Татарстан башкаласында
Бердәм сайлау көне “Казан Арена” янында концерт белән төгәлләнде. Мәйданга Җиденче
чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар өчен тавыш бирүдә катнашкан шәһәрлеләр
җыелган иде.
Күрсәткән активлыклары өчен ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт шәһәрлеләргә белдерде. Бәйрәм
чарасында шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
“Менә тавыш бирү көне төгәлләнде, һәм мин Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән барыгызга да зур рәхмәт белдерәм, - дип
мөрәҗәгать итте татарстанлыларга Премьер-министр. - Бүген биредә һәм
Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә сайлауга килеп, үз тавышын биреп, республика
чәчәк атсын өчен барысын да эшләгән кешеләр җыелды. Сез үзегезнең активлыгыгыз
белән шуны исбатладыгыз, безнең һәрберебез - студентлар,
предприятиеләрдә, мәктәпләрдә һәм хастаханәләрдә эшләүчеләр безнең яраткан
Татарстаныбызны, яраткан республикабызны кайгырта, аңа бәхет тели. Мин
барыбызны да котлыйм. Татарстан - зур бердәм көч, зур бердәм гаилә”.