(Казан
шәһәре KZN.RU, 3-нче
сентябрь, Алсу Сафина).
Бүген Казанда
язучы Василий
Аксенов хөрмәтенә
скульптура
композициясе
барлыкка килде. Яңа арт-объект
Аксенов бакчасының аллеясын
бизәп, «Аксенов-фест» әдәби-музыкаль
юбилей фестиваленә
зур бүләк булды. Композицияне ачу
тантанасында Казан Мэры Илсур
Метшин, скульптор Асия Миңнуллина,
проект архитекторы Ирина
Аксенова, режиссер Сергей Соловьев,
язучы Евгений Попов,
«Йолдызлы билет» премиясе
лауреаты Гүзәл
Яхина, шулай ук премиянең
яңа лауреатлары Евгения Декина һәм
Роман Рубанов катнаштылар.
Эшләпә
һәм пальто, кулчатыр
асылган кием элгече, янәшәдә генә
урындык, анда хуҗасын көтеп эт утыра –
казанлылар яңа арт-объектын әнә шулай
күрделәр. «Аксенов бакчасы»
проекты архитекторы,
«Аксенов йорты» директоры
Ирина Аксенова аңлатканча,
скульптура
композициясе концепциясе
язучының шәхесенә яшерелгән. Аңа стандарт
булмау, фикерләү сәләтенең башка төрле
булуы һәм талант характерлы.
«Арт-объект
рәсми рәвештә «Бии
торган свинг» («Танцующий свинг»)
дип атала, чын мәгънәсендә
- бу «Көтү».
Василий Павлович эчке яктан
ирекле кеше булган, ә аның төп девизы
исә - тормышны свинг биегән
кебек, ягъни иректә
үткәрергә кирәк, импровизациядә,
- дип билгеләп үтте Ирина
Аксенова. - Без Василий
Павловичны пальтосын
салып, «свинг башкарырга»
киткән дип күз
алдына китердек, ә аның
якын дусты - Пушкин кушаматлы
эте - аны көтеп утыра».
«Скульптура
композициясен
ачу - Аксенов бакчасының
бер еллыгы хөрмәтенә истәлекле вакыйга.
Бу яхшы традициягә
әйләнсен - «Аксенов-фест» фестиваленең
һәрберсендә дә яңа йолдызлар ачылсын,
яңа әсәрләр язылсын, ачык вакыйгаларга
бай булсын», - диде Казан
Мэры. Ул скверның
узган елда парклар һәм скверларны
төзекләндерү буенча республика
программасы кысаларында тәртипкә
китерелгәнлеген искә төшереп үтте.
«Бүген Аксенов бакчасы
- казанлыларның иң яраткан
урыннарының берсе, аңа ихтыяҗ бик зур.
Биредә гашыйкларны, балаларны, өлкән
буын вәкилләрен очратырга була. Бу
бакчаның үзенә генә хас энергетикасы
бар», - дип билгеләп үтте Илсур Метшин
һәм шәһәр халкы әлеге яңа
скульптура
композициясен яратыр
дигән ышаныч
белдерде.
Әдәби
тәнкыйтьче, «Октябрь» журналы
баш мөхәррире, фестиваль
координаторы Ирина
Барметова шәһәр җитәкчелегенә
«Аксенов-фест» һәм
Василий Аксеновка,
аның иҗатына зур игътибар күрсәтүләре
өчен рәхмәт
сүзләрен җиткерде. «Аксенов һәйкәлдә
үзен сурәтләүләрен теләми иде. Әлеге
арт-объект авторлары моны
истә тотып эшләгән»,
- диде ул.
Скульптор
Асия Миңнуллина
да үз чиратында Казан
Мэрына мондый мөмкинлек бирүе өчен җылы
сүзләр әйтте. Алга таба чара ачык һавада
концерт белән дәвам итте.
Арт-объектны
ачу тантанасында Казан муниципаль
берәмлеге башлыгының беренче урынбасары
Рөстәм Нигъмәтуллин, Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир
Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты
рәисе Игорь
Куляжев, Мәдәният
идарәсе җитәкчесе Азат
Абзалов, Казанның
баш архитекторы
Татьяна Прокофьева, Казанның
Вахитов
һәм
Идел буе районнары администрациясе
башлыгы
Андрей Лобов һәм
башкалар катнаштылар.