(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче сентябрь, Зилә Гайфи). Казанның
Совет районындагы Константиновка бистәсендә тиздән җирле полиция вәкилләре өчен
административ-торак комплекс ачылачак, ул бистәнең 6 меңнән артык кешесенә
хезмәт күрсәтәчәк. Интернациональ урамындагы бинада гомуми төзелеш эшләре
тәмамланып килә, соңыннан яндагы территорияне рәткә китерә башлаячаклар. Объектны
кулланышка тапшыру һәм кешеләрне кабул итүгә әзерлек барышын Казан Мэры Илсур
Метшин бәяләп кайтты.
Җирле полиция вәкилләре өчен административ-торак комплекс
төзелеше республика программасы буенча тормышка ашырыла. Типлаштырылган административ-торак
комплексының гомуми мәйданы 95,03 кв.м., шуларның торак булмаган 21,82 кв.м.
мәйданында халыкны кабул итү өчен полиция пункты урнашкан, ә 73,21 кв. метрлы мәйдандагы
торак бинада – хезмәти торак урыны (3 бүлмә, аш һәм пешерү бүлмәсе, бәдрәф һәм
юыну бүлмәсе).
“Биредә эш һәм ял өчен барлык шартлар да булдырылган. Мондый
йортларның бистәләрдә булуы аеруча зур әһәмияткә ия, биредә яшәүчеләр тәүлекнең
теләсә кайсы вакытында үзләренең проблемалары белән полиция хезмәткәрләренә
мөрәҗәгать итә алалар”, - дип сөйләде Мэр биналарны караган вакытта.
Административ-торак комплексны төзү өчен Казанның иң күп
кеше яши торган бистәләре сайланган. Константиновка, Отар, Вознесение, Кадыш
һәм Вишневка бистәләрендә барлыгы 6 объект төзү планлаштырыла.
Мэрны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир
Фәттахов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров һәм башкалар
озата йөрделәр.