(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче сентябрь). 2016 елның август ае
нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы регионнары
башкалалары арасында “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик система медиарейтингын
әйдәп бара.
Федераль һәм региональ ММЧ анализлау нәтиҗәләре нигезендә
Илсур Метшинның медиандексы 4067,20 пунктны тәшкил иткән. Узган айда
массакүләм-мәгълүмат чараларында Илсур Метшинның Казан зооботаника бакчасы өчен
җиде зебра алырга җыенуы турында яздылар. Моннан кала, Илсур Метшинга Бишбалта
бистәсендәге тарихи верфьнең архитектур карары һәм музей экспозициясе
концепциясен тәкъдим иттеләр. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында “Рубин”
президенты Илсур Метшинны Россия футбол берлеге башкарма комитетының яңа
составына кандидат буларак тәкъдим итүләре турында хәюәр иттеләр.
Медиарейтингның икенче урынында – Самара Мэры Олег Фурсов (1751,85
пункт), өченчедә - Пермь шәһәре башлыгы Игорь Сапко (634,65 пункт).
Исегезгә төшерәбез, рейтинг ТВ, радио, газета, журнал,
мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 32000 чыганакны үз эченә
алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә. Казан Мэры
берничә ай әлеге медиарейтингны әйдәп бара.