(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь, Антон Ноздрин). Казан
һәм Кытайның Харбин каласы шәһәрләрдә яшәүче халык файдасына төрле юнәлешләрдә
үзара файда китерү максатларында хезмәттәшлек итә алырлар иде. Әлеге фикерне
бүген Харбин халык хөкүмәте мэры Сун Сибинь белән очрашу барышында Казан Мэры
Илсур Метшин җиткерде. Очрашу Кытай Халык Республикасы делегациясенең Татарстан
башкаласына сәфәре кысаларында үтте.
“Без дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән
элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирәбез”, - дип билгеләп үтте И.Метшин. “Төрле
юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итә алыр идек һәм бүген сезнең шәһәрегез белән
туганлык мөнәсәбәтләрен булдыру турында фикер алыша алабыз”, - дип мөрәҗәгать
итте шәһәр башлыгы Кытай делегациясе җитәкчесенә. Илсур Метшин Татарстанга
Кытайдан туристларның еш килүен әйтеп үтте. Казан һәм Харбин арасында туры авиарейслар
ачылу исә туристлар агымын арттыруга китерәчәк. “Безнең шәһәрләр арасында
хезмәттәшлек өчен перспектива бар”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры.
Сун Сибинь хәзерге вакытта Россия һәм Кытай арасында үзара
хезмәттәшлек өчен яхшы вакыт җитүен ассызыклады. “Безнең дәүләт башлыклары
үзара берничә очрашу үткәрде, шушы вакыт эчендә мөһим документларга имза куелды.
Бу Кытай һәм Россия төбәкләре арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен ныклы нигез
булып тора”, - диде С.Сибинь. “Харбин – Кытайдан Россиягә туры күпер”, - дип
игълан итте Сун Сибинь. Кытай шәһәре мэры Татарстан башкаласының делегация
вәкилләренә бик ошавын җиткерде. “Без ихластан сезнең искиткеч шәһәрегез белән
безнең Харбин арасында чын, дусларча мөнәсәбәт урнаштырырга телибез һәм
бергәләп конструктив хезмәттәшлекне үстерәсе иде”, - диде С.Сибинь.
“Безнең иртәгеге көнебез – шәһәрләребез арасында чын дуслык,
хезмәттәшлек күперен төзү ул”, - диде Илсур Метшин.
Очрашуда шулай ук Казан шәһәре муниципаль берәмлеге
Башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казан Башкарма комитеты
җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, шәһәр Башкарма комитеты
җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Казанның Туризм
үсешенә булышлык күрсәтү комитеты рәисе Дарья Санникова, Кытай Халык
Республикасында Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади вәкиле Марсель Гыйләҗев
катнашты. Харбин халык хөкүмәте ягыннан Харбинның үсеш һәм реформа комитеты
рәисе Ван Тели, Харбинның чит ил эшләре буенча идарә җитәкчесе Гао Хэймин, фән
һәм техника буенча идарә җитәкчесе Ли Чжицзе, су эшләре буенча идарә җитәкчесе Ма
Чжэн һ.б. катнаштылар.