(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь, Алсу Сафина). Бүген
шәһәр Ратушасында Казан Мэры Илсур Метшин һәм Mail.Ru Group вице-президенты Владимир
Габриелян Казан Мэриясе һәм Mail.Ru Group арасындагы хезмәттәшлек турындагы
меморандумга имза куйдылар. Бу әлеге компания белән муниципалитет арасындагы хезмәттәшлекнең
беренче үрнәге. Эшчәнлек кысаларында сервиста “Добро.Mail.ru” дигән махсус
бүлек эшләнелгән һәм анда шәһәрнең хәйрия фондлары, алар гамәлгә ашыра торган
проектлар урнаштырылган.
Илсур Метшин махсус Казан өчен эшләнгән “Добро.Mail.Ru” проектының
фондларны берләштерергә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында тиз арада мәгълүмат
урнаштырырга ярдәм итәчәген әйтеп үтте. Әлеге бүлек булганлыктан хәйриячеләрдән
күчә торган чараларның максатчан кулланылуын да күреп булачак.
“Минем теләгем, һәр кеше үзенең иртәсен яки кичен әлеге Интернет-мәйданчыкка
кереп, бүген нинди яхшылык кылуы, өлгермәсә, иртәгә нинди игелекле гамәл башкарырга
булуы турында уйланса иде”, - диде Илсур Метшин. Мэр фикеренчә, хәйриячелек – ул
акча мәсьәләсе түгел, ул җан авазы, башкаларны күреп, кешедә аларга ярдәм итү,
ниндидер игелек кылу теләге уянырга тиеш. Шәһәр башлыгы бу елда 1-нче сентябрь
көнне барлык 1-нче сыйныф укучыларына Игелекле эшләр көндәлеген тапшыруларын
искә төшереп үтте. Һәм әле бер атна да үтмәстән инде ата-аналарда уңай фикерләр
ишетелүен җиткерде.
“Мин Россиядә үзебезнең иң игелекле шәһәр булуыбызны телим.
Моның өчен бернинди каршылыклар да юк. Бездә кешеләр бик мәрхәмәтле,
балаларыбыз да искиткеч”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, “Казан – игелек шәһәре” –
шәһәр сәясәтендә 12 өстенлекле юнәлеш.
“Игелекле Казан” проекты хәйриячелек белән шөгыльләнергә теләгән
кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән”, - дип билгеләп үтте үз
чиратында Mail.Ru Group вице-президенты һәм техник директор Владимир Габриелян.
Аның сүзләренчә, яңа проект ярдәмендә казанлылар үзләренә уңайлы булган ярдәм
күрсәтү ысулын сайлый алачаклар.
Казан ратушасында үткән чарада Казан Башкарма комитеты
җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Балалар һәм яшьләр эшләре
комитеты рәисе Айрат Фәизов, шәһәр районнарының администрация башлыклары
катнашты.