(Казан
шәһәре KZN.RU, 3-нче
сентябрь, Ирина Смирнова).
Суда үз-үзеңне дөрес тоту һәм
юл йөрү кагыйдәләре кеше тормышы белән
бәяләнә. Һәм аларны төгәл үтәү кирәк.
Әлеге фикерне бүген шәһәр Башкарма
комитетында үткән аппарат киңәшмәсендә
Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Киңәшмәдә 2016 елда су объектларында
кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча
үтәлгән чараларга нәтиҗәләр ясадылар.
Шәһәрнең
Гражданлык яклавы идарәсе җитәкчесе
Фердинанд Тимурханов җиткергәнчә, үткән
коену сезонында муниципаль пляжларда
һәм су янында ял итү зоналарында бер
генә бату очрагы да теркәлмәгән. Шул ук
вакытта законсыз эшләгән пляжларда, су
коену тыелган урыннарда 13 кеше баткан.
Бу узган
2015 ел белән чагыштырганда 8
кешегә күбрәк дигән сүз. Әлеге күренеш
җәйнең бик эссе килүе һәм шәһәр
сулыкларында ял итәргә теләүчеләрнең
саны арту белән бәйле. Батучылар саны
Казанда Татарстан буенча чагыштырганда
2 тапкырга кимрәк. Бу сан 100 мең кеше
буенча исәпләнелә.
«Пляжларда
һәм ял урыннарында батып үлүчеләр булмау
коткаручыларның эзлекле эшләүләренә
бәйле. Шәһәр пляжларында әлеге һөнәр
ияләре 36 кешене, шул исәптән 15 баланы
коткарганнар. 376 ял итүчегә табиблар
килеп җиткәнче беренче ярдәм күрсәтелгән»,
- дип хәбәр итте Гражданлык яклавы
идарәсе җитәкчесе.
Казан
Мэры Илсур Метшин коену өчен каралган
урыннарда коткаручыларның эшен югары
бәяләде. «Беркем дә батмаган. 36 кешене
коткарганнар, шуның 15-е – балалар.
Кызганыч, тыелган урыннарда корбаннар
бар. Бу урында нәрсәдер әйтергә дә кыен.
Без һәрвакыт әйтеп киләбез: суда үз-үзеңне
дөрес тоту һәм юл йөрү кагыйдәләре кеше
тормышы белән бәяләнә һәм алар кызык
өчен генә уйлап табылмаган. Аларны
сәламәтлекне һәм тормышны саклап калу
өчен үтәргә кирәк», - диде шәһәр башлыгы.
Ул киләсе сезонга эшләрне алдан башлап
җибәрү, эшне дәвам итү бурычын йөкләде.
Аңлату
эшләре дә алып барылырга тиешлегенә
басым ясады. «Бик мөһим эш һәм инде
бүгеннән киләсе коену
сезонына әзерләнә башларга кирәк», -
диде Илсур Метшин.
Исегезгә
төшерәбез, 2016 елда халыкның ялы өчен
Казанда 4 муниципаль пляж («Локомотив»,
«Түбән Заречье», «Тирән күл», «Комсомол
күле») ачылган
һәм сулыклар янында халыкның ял итү
урыннары («Зөбәрҗәт күле», «Аккош күле»,
«Җиңү паркы»ндагы күл) әзерләнгән
иде. Фердинанд Тимурханов хәбәр иткәнчә,
киләсе елга шәһәрнең Гражданлык яклавы
идарәсе коену зоналары һәм сулыклар
янында ял итү урыннары исемлеген арттыру
тәкъдиме белән чыгачак.