(Казан
шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). 5-нче
сентябрь көнне Казанда Игелек атнасы
мәктәпләрдә игелек дәресләре белән
башланып китәчәк. Хәйрия оешмаларының
һәм Казан Мэриясенең тәкъдименә
волонтерлык хәрәкәте вәкилләре, күренекле
спортчылар, йолдызлар һәм бер төркем
Казан эшмәкәрләре теләктәшлек
белдергәннәр. Бу турыда аппарат
киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты
җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир
Фәттахов җиткерде.
Мәктәп
укучылары белән ачык дәресләр үткәрүчеләр
арасында Рио-де-Жанейрода үткән олимпия
уеннарында катнашучы Артем Косов, «Эфир»
телеканалында алып баручылар Анастасия
һәм Сергей Шерстновларны
күреп булачак. Ә 39-нчы
номерлы мәктәптә игелек дәресен безнең
якташыбыз, Россия күләмендәге «Игелек.
Mail.ru» проекты җитәкчесе
Александра Бабкина үткәрәчәк.
«Балалар
– безнең төр ярдәмчеләребез, алар
барысын да бик тиз үзләренә сеңдерә»,
- дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур
Метшин. Ул шәһәр мәктәпләрендә хәйрия
ярминкәләренең даими үткәрелеп торуын
искә төшереп үтте. 1-нче сентябрь көнне
исә Казанның 1-нче сыйныф укучыларына
бүләккә Игелекле эшләр көндәлеге
таратканнар. Укучылар анда үзләренең
уңышларын теркәп барып, иптәшләре
арасында иң яхшысы булырга омтыла
алалар.
Исегезгә
төшерәбез, бу елда шәһәрнең хәйрия
фондлары җитәкчеләре тәкъдиме буенча
халыкара хәйриячелек көне Казанда бик
зур масштабларда билгеләнеп үтеләчәк.
Бәйрәм чаралары бер көн белән генә
чикләнмәячәк, игелекле гамәлләрне атна
дәвамында башкару турында карар кабул
ителде. Чара рәсми рәвештә 5-нче сентябрь
көнне ачылачак. Игелек атнасы кысаларында
шәһәр буенча дистәләгән чаралар үтәчәк.
Дамир Фәттахов сүзләренчә, Игелек атнасы
программасы аның һәр көне шәһәр халкына
хәйриячелек эшчәнлеге буенча аерым бер
формат тәкъдим итәрлек итеп эшләнгән.
«Булатов
групп», «Татинтер ресторан» һәм
«Софра-кебаб» рестораннар челтәрләре,
«Татар утары» ресторан комплексы, «Корл»
медицина комплексы игелек
марафонына кушылып, керемнәрнең бер
өлешен хәйрия максатларына
юнәлдерәчәкләрен
белдергәннәр.
Игелек
атнасы логотибы «Лориен» компаниясе
ярдәме белән барлыкка килгән. Шәһәр
урамнарындагы реклама такталарында
«Игелекле Казан» дигән социаль рекламаны
да күрергә була.
Шәһәр
башлыгы сүзләренчә, Казан өчен Игелек
атнасы ул әле юлның башы гына. «Елганың
тирәнлеген белү өчен аңа аяк атлап
керергә кирәк. Без әлегә елга ярында
гына, ләкин бик тиздән игелек, игътибар
һәм ярдәм агымнары көчәеп, диңгез ясалыр
дип ышанабыз.
Әлбәттә, әлеге юл алай якында гына түгел.
Ләкин һәр зур юлга да беренче адымнарны
атларга кирәк. Мин моны шәһәр халкы
белән бергә башкарырга телим», - диде
Илсур Метшин. Ул төп максатка ирешү –
игелекле Казанны булдыру юлында шәһәрнең
хәйрия оешмалары белән бергә тулы бер
планы барлыгын әйтеп үтте.
Шул
ук вакытта шәһәр башлыгы игелекле
чараларда катнашу мәҗбүри булырга тиеш
түгеллеген җиткерде. Ул чын күңелдән
башкарылырга тиеш, диде
ул. «Бер генә ишегалдында да, бер генә
мәктәптә дә эшләр мәҗбүри алып барылырга
тиеш түгел. Без чараларда катнашканны
раслау өчен тамга эшләүдән
баш тартабыз. Кеше моны
аңларга, әлеге гамәлләргә
күңеле белән омтылырга
тиеш. Без инде әлеге эшләргә кушылырга
әзер тулы бер кешеләр армиясен күрәбез»,
- диде Илсур Метшин сүзен тәмамлап.