(KZN.RU, 14-нче июнь). Бүген Казан Мэриясе порталында "Яшел хәбәрче" дип исемләнгән уникаль проект башланды. Акциянең инициаторы Казан Мэры Илсур Метшин. Проектны башкару турында фикер шәһәр Башкарма комитетында узган дүшәмбе киңәшмәләренең берсендә яңгырады.
Проект якын-тирәгә гомумшәһәр культурасын таратуны арттырып кына калмыйча, халык һәм шәһәр хакимияте арасында хезмәттәшлекне тәэмин итүгә юнәлгән. Һәр казанлы тарафыннан үтәмәгән төзекләндерү кагыйдәләре хакында хәбәр итә ала.
Әйтик, яшел зонада, балалар мәйданчыгында калдырылган машина яисә ярамаган урында чүп-чар ташлаган йөртүчене күрәсез икән, фото-видеога төшереп, green-reporter.ru сайтына җибәрә аласыз.
"Гражданнарның хокук бозу турындагы мөрәҗәгатьләре бөтен дөньяда хуплана. Без бу тәҗрибәне үзләштерергә әзер", - диде И.Метшин. Мэр сүзләренә караганда, бу проектның нәтиҗәсе итеп экология нормаларын бозуны кабул итмәгән тотрыклы җәмәгать фикере булдырылу торачак.
"Миллион кеше яшәгән Казанда барлык хокук бозучыларга инспектор җитмәячәк. Экология милициясе, АТИ идарәсе белгечләре белән генә башкарып чыгып булмый. Җәмәгатьчелек инициативасы булырга тиеш", - диде Илсур Метшин.
"Мэр сүзләренә караганда, бүләк белән тәэмин итү авырлык тудырмый. Чисталык һәм тәртипне актив саклаганнарны хуплау җаен табарбыз", - диде шәһәр башлыгы.
Шуны әйтергә кирәк, "Яшел хәбәрче" проект җиңүчеләре сайтта катнашучыларның тавыш бирү нәтиҗәләре, шулай ук фото һәм видеоматериалларга шәрехләмәләр буенча сайланачак. Иң яхшы материаллар авторлары фотокамералар белән бүләкләнәчәк.