(KZN.RU, 8-нче июнь). Казан шәһәре Думасының VI сессиясе 17 июнь көнне уза. Мондый карар шәһәрнең Башкарма комитетында узган Казан шәһәре Думасы Президиумы утырышында кабул ителде. Утырышны Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин үткәрде.
Утырышта Президиумның барлык 13 әгъзасы катнашты. Шулай итеп, карар кабул итү өчен кворум бар иде.
Казан депутатлары тикшерелешенә беренчел вариантта 5 мәсьәлә кертү планлаштырылды. Әмма, Казан шәһәре Думасы сәркатибе Людмила Андреева хәбәр иткәнчә, Башкарма комитет өстәмә берничә сорау кертте. Шулай итеп, 17 июнь көнне булачак сессия көн тәртибендә - 13 сорау.
Казан шәһәре Думасы сессиясенең көн тәртибенә кертелгән сораулар арасында: “Торак фондны капиталь ремонтлау һәм торак-коммуналь хезмәтләр сыйфатын яхшырту”, “Казан шәһәренең көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларын җыю, чыгару, утилизацияләү һәм эшкәртү кагыйдәләрен раслау турында”, “Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәренең тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыру турында” гы карарына үзгәрешләр кертү турында” һ.б.
“Электрон Казан” программасы булачак сессия көн тәртибенә кертелмәде. “Программа тикшерелешкә әзер түгел. Без аның Хөкүмәт программасы белән тыгыз бәйләнгән булуын телибез, - диде шәһәрнең Башкарма комитет Җитәкчесе Алексей Песошин. – Аны чираттагы сессиядә тикшерсәк, әйбәтрәк булачак”.
Илсур Метшин Башкарма комитет җитәкчесен куәтләп,“Эшкәртелмәгән программаны кабул итәргә ярамый” диде.
Бүген Президиум булачак сессиянең эш органнарын – секретариат, редакция комиссиясен һәм хисап палатасын формалаштырды.
Шунысын әйтергә кирәк, VI сессия Казан ратушасында түгел – анда хәзерге вакытта ремонт бара - ә “Казан” милли-мәдәни үзәге бинасында үтәчәк.