(KZN.RU, 17-нче июнь). Казан шәһәре Думасы депутатларыбүген сессиядә композитор София Гобәйдуллинага, 131-нче номерлы лицейның элеккеге директоры Иван Савельевка, “Татэлектромонтаж” генеральдиректоры Юрий Соляуновка һәм РФА Казан физика-техника институты директоры Кев Салиховка “Казанның Мактаулы гражданины” исемен бирү турында карар кабул иттеләр.
“Әлеге олы исемне без ел саен үз хезмәтләре белән Казанны таныткан, шәһәребез файдасына эшләгән кешеләргә бирәбез”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин.
Композитор София Гобәйдуллина Казанның музыка сәнгате үсешенә шактый зур өлеш кертте. София Әсгәт кызы Чистайда туган, әмма балачак һәм яшьлек еллары Казанда узган. Һәм нәкъ менә монда, Тельман урамы буенча 29 йортта 2002 елда аның исемен йөрткән Заманча музыка үзәге ачыла. Быел октябрь аенда София Әсгәт кызы 80 яшен тутыра һәм композиторның юбилеена кадәр шәһәр Мэриясе Үзәкне реконструкцияләү һәм аның үсеш программасын башкару карарын кабул итте.
Сәләтле балалар өчен 131-нче номерлы физика-математика лицееның элеккеге директоры Иван Савельев мәгариф системасында 42 ел эшләгән. Иван Алексеевич исеме шәһәр тарихында атаклы укытучы – халык мәгарифе отличнигы, ТР һәм РФ атаклы укытучысы буларак кереп калган. Сүз уңаенда, быел 131-нче номерлы лицей 50 еллык юбилеен бәйрәм итә.
“Әлеге лаеклы кешеләр бүгенге көнне дә шәһәребезнең киләчәге өчен шактый күп энергия һәм көч сала”, - дип ассызыклады И.Метшин.
Барлык кандидатлар Казан статусын ил һәм дөнья масштабында күтәрүдә актив катнаша.
Кев Миңнулла улы Салиховның фәнни эшчәнлеге Казанны Россия һәм дөньяда эре фән үзәге дәрәҗәсенә кадәр күтәрде. Кев Салихов – химия физикасы һәм радиоспектроскопия өлкәсендә эшләгән атаклы галим, профессор Семен Альтшулер укучысы.
Казан метрополитены үсешенә, гомумән, шәһәрнең төзелеш өлкәсенә шактый зур өлеш керткән өчен “Татэлектромонтаж” генераль директоры Юрий Соляунов исеме дә мактауга лаеклы гражданнар исемлегенә кертелде. Аның аркасында предприятие шәһәрдә генә түгел, Россиядә иң ышанычлы һәм тотрыклы электромонтаж фирмаларының берсе булды.
Исегезгә төшерәбез, “Казанның мактаулы гражданины” исеме республика башкаласы үсеше һәм алга баруына шактый зур өлеш керткән гражданнарга бирелә. “Казанның мактаулы гражданины” грамоталары һәм таныклыклары тантаналы рәвештә Шәһәр көнендә - 30 август көнне тапшырыла.