Торак фонд торышын, шәһәр халкы яшәү шартларын яхшырту һәм халыкка сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләре тәкъдим итү – шәһәр администрациясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре шулардан гыйбарәт, дип саный депутатлар.
(KZN.RU, 17-нче июнь). ТКХ хезмәтләре сыйфатын яхшырту һәм ремонтлап бетермәү дәрәҗәсен киметү хакында бүген сессия барышында Казан шәһәре Думасы депутатлары фикер алышты.
Казан Мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, торак фонд торышы һәрвакыт бик мөһим мәсьәлә булды һәм хәзер дә шундыйлардан булып кала. ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, 3 ел эчендә капремонт программасы буенча 924 йорт ремонтланган. Бу максатларга төрле чыганаклардан 6 миллиард сум җәлеп ителгән (чагыштыру өчен: Екатеринбургта – 3 млрд 800 млн сумга 728 йорт, Омскта – 2 млрд.900 млн.сумга 758 йорт, Өфедә - 3 млрд сумга 336 йорт).
Быел ТР башкаласында 1 млрд 389 сумга 259 йортта ремонт үткәреләчәк. Капремонт адреслы программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә 91 йортта түбә, 89 йортта үзәк җылыту системасы, 70 йортта салкын су белән тәэмин итү системасы, 40 йортта кайнар су белән тәэмин итү системасы, 71 йортта су җибәрү системалары, 66 йортта электр белән тәэмин итү системалары, 79 йортта фасадларны ремонтлау планлаштырыла.
Капремонт программасы шәһәр торак фондына яңа сулыш өрде, һәм без, әлбәттә, аңа һәм депутатлар корпусы, һәм Башкарма комитет ягыннан төп игътибар бирәчәкбез, - дип белдерде Казан Мэры Илсур Метшин.
Сүз уңаеннан, иң күбе Совет һәм Идел буе районнарында 98 һәм 47 йорт ремонтланачак. Яңа Савин районында 45, Мәскәү 29, Вахитов 18, Киров 12 һәм Авиатөзелеш районында 10 йорт ремонтланачак.
Подрядчы оешмаларны сайлауның анык принциплары йортларны капиталь ремонтлау программасында эшенә салкын караган подрядчы оешмаларны алмаска ярдәм итте. Исегезгә төшерәбез, быел ремонтка 40 подрядчы оешмалары алына, "Веста ЛТД", "Грейи-Строй", "РемЖилСтройК" сайлауга кертелмәде, алар эшенә игътибарсыз караучылар исемлеген тулыландырды.
Депутатлар билгеләп узганча, программаныҢ күләм ягыннан нәтиҗәлелеген бигрәк,аның сыйфатлы башкарылуы мөһим. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үзләре капремонт барышын тикшерүнең төп контролерлары булып тора.
Капремонт буенча барлык эшләр 1 октябрьгә, сезон эшләре 15 августка кадәр тәмамлана. Хәзерге вакытта 5 млрд сум финанслау күләме белән якындагы 5 елга капремонтның яңа программасы башкарыла.
Торак фонд торышын, шәһәр халкы яшәү шартларын яхшырту һәм халыкка сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләре тәкъдим итү шәһәр администрациясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре шулардан гыйбарәт, дип саный депутатлар.
Торак фонд торышын, шәһәр халкы яшәү шартларын яхшырту һәм халыкка сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләре тәкъдим итү – шәһәр администрациясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре шулардан гыйбарәт, дип саный депутатлар.