(KZN.RU, 18-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин Санкт-Петербург шәhәрендә уза торган XVХалыкара икътисад форумында катнаша. Татарстан башкаласы башлыгы “Халыкара спорт чаралары мирасы” бәхәсендә катнашачак.
Фикер алышуда шулай ук РФ Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович, РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Жуков, Дәүләт Думасы вице-спикеры Светлана Журова, “Россия-2018” футбол буенча дөнья чемпионатын әзерләү hәм үткәрү оештыру комитетының генераль директоры Алексей Сорокин, “PepsiCo Европа” баш башкарма директоры Зейн Абдалла, Халыкара Олимпия комитетының коммуникацияләр буенча директоры Марк Адамс, “Visa Inc” илләре төркеме президенты Элизабет Бьюз катнаша.
Бәхәс модераторы – “НТВ” телекомпаниясенең алып баручысы Юлия Бордовских.
Сочида Олимпия уеннарын hәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү илгә икътисадый табыш китерергә, Россия икътисадын модернизацияләүгә ярдәм итәргә, илгә инвестицияләр җәлеп итәргә, инфраструктура hәм туризм өлкәсе үсешенә этәргеч булырга тиеш. Моннан тыш, дөнья буйлап Россия абруен күтәрергә hәм милли үзаңга уңай яктан тәэсир итәргә тиеш.
Спорттагы казанышлар икътисад үсешенә этәргеч була аламы? Олимпия уеннарын hәм футбол буенча дөнья чемпионаты кебек дәрәҗәдәге халыкара спорт чаралары үткәрүдән практик файда бармы? Әлеге глобаль спорт форумнары узганнан соң спорт инфраструктурасыyничек итеп рацональ кулланырга? Бу hәм башка сораулар хакында бәхәстә катнашучылар уйланачак hәм җавап бирергә тырышачак.
Исегезгә төшерәбез, Санкт-Петербургтагы XV Халыкара икътисад форумы 16-18 июнь көннәрендә уза. Татарстан делегациясе форумда ТР Президенты башлыгы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә катнаша.