(KZN.RU, 15-нче июнь). Халыкара йөзү федерациясенең бәяләү комиссиясе (FINA) Казанда үз эшен башлап җибәрде.
FINA делегациясе Татарстан башкаласына кичә кич РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин һәм РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко белән очрашканнан соң килеп төште. Очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, FINAпрезиденты, Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы Хулио Сезар Маглионе, FINAбашкарма директоры Корнель Маркулескукатнашты.
Казанда комиссия кунакханә, транспорт һәм спорт инфраструктурасы белән танышачак. Хәзерге вакытта булачак чемпионатның баш кластеры – Спортның су төрләре сарае һәм 45 мең урынга исәпләнгән стадион арасындагы территорияне тәкъдим итәләр.
FINA вәкилләре шулай ук “Олимп” һәм “Буревестник” бассейннарында, Универсиада авылында, ачык суда ярышлар үткәрү планлаштырылган Урта Кабан күлендә булып кайтачак. Кичен FINA вәкилләренә шәһәр Ратушасында 2015/2017 елларда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә кандидат сыйфатында Казан шәһәрен тәкъдим итәчәкләр.
Ике дөнья чемпионаты хуҗа-шәһәрләрен сайлау 15 июль көнне Шанхайда спортның су төрләре буенча 14-нче дөнья чемпионаты кысаларында FINA бюросы утырышында була.
Бу очракта Россиянең конкурентлары булып, Гвадалахара (Мексика), Гуанчжоу һәм Гонконг (Кытай) һәм 2017 елгы Дөнья чемпионатына дәгъва кылган Монреаль шәһәрләре чыгыш ясый.