(Казан шәһәре, 16-нчы август, Зилә Гайфи). 2016 елда авария
хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү өчен торак йортлар төзү
программасы буенча М.Гафури урамында 352 фатирга исәпләнгән дүрт йортны
кулланышка тапшырырга әзерләнәләр. Объектларда эчке эшләр тәмамланып килә һәм хәзерге
вакытта ишегалды территорияләре төзекләндерелә. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин
әлеге йортларның торышын бәяләде.
Эшлекле киңәшмәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей
Песошин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин,
“Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” башкарма
директоры Тәлгать Абдуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма
комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче
урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Марсель Габделхаков,
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, проект һәм
подрядчы оешма вәкилләре катнашты.
Вахитов районының М.Гафури урамында 352 фатирга исәпләнгән
дүрт йортны (торак булмаган урыннары да булган 1, 2, 4, 5 номерлы йортлар) 2015
елның август аенда төзи башлаганнар. Татарстан Республикасы Президенты
каршындагы Дәүләт торак фонды – проект инвесторы. Техник заказчы – Башкарма комитетның
Капиталь төзекләндерү идарәсе. Йортларны проектлаштыручы һәм генераль подрядчылар
– “Татинвестгражданпроект”, “Ак таш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, шулай ук “Казаньцентрстрой”
ачык акционерлык җәмгыяте.
Илсур Метшин 4 һәм 5 номерлы йортларның балалар өчен уен
мәйданчыклары булдырылган, асфальт капламы җәелгән ишегалды территорияләрен
карады. Биредә хәзерге вакытта контейнер мәйданчыкларын ясыйлар. “4 һәм 5
номерлы йортларның әзерлеге шул дәрәҗәдә ки, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге буенча
барысы да тапшырылган, су белән тәэмин итү һәм коммуникацияләр мәсьәләсе хәл
ителсә, атна дәвамында әлеге ике йортны кулланышка тапшырып булачак. 1 һәм 2
номерлы йортларда әзерлек дәрәҗәсе түбәнрәк, ләкин коммуникацияләр мәсьәләсен
чишкән очракта, бер ай дәвамында аларны да тапшырып булачак. Шулай итеп, хәзерге
вакытта су, канализация һәм яңгыр сулары агып китә торган җайланма мәсьәләләрен
хәл итәргә кирәк” – дип бәяләде Азат Нигъмәтҗанов йортларның әзерлеген.
Хәзерге вакытта су үткәргечне сузу өчен юл эшчеләре М.Гафури
урамындагы юл өлешендә асфальт капламын кырдыралар һәм трамвай рельсларын сүтәләр.
1-нче сентябрьгә юл өлешендә барлык эшләр дә тәмамланырга тиеш, чөнки М.Гафури
урамы буенча мәктәп автобуслары маршруты үтә.
Илсур Метшин авария хәлендәге йортлардан халыкны күчерү
программасының шәһәр программалары арасында өстенлекле эш юнәлеше булуын
билгеләп үтте. Чөнки әлеге программаның гамәлгә ашырылуын берничә мең казанлы көтә.
Ел ахырына кадәр әлеге йортларга халыкны күчерергә
ниятлиләр. Бер, ике, өч бүлмәле фатирлар әзер хәлдә кулланышка тапшырылачак. Алдарак
Тәлгать Абдуллин әйткәнчә, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә башка
вариантлар, шул исәптән “Салават күпере” торак комплексында да фатирлар тәкъдим
итәчәкләр.