(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август). Бүген Казан шәһәр
Думасының IX сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин дәүләт һәм шәһәр бүләкләрен
тапшырды. Бүләкләү тантанасы шәһәр Ратушасында үтте.
Шулай итеп, төзелеш комплексы үсешенә шактый зур өлеш
кертүе, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең
шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат
Нигъмәтҗановка ТР Президентының Рәхмәте белдерелде. Аңа шулай ук “Казан шәһәре
файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе тапшырылды.
“Волгадорстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль
директоры Айрат Миңнуллин, Казанның контроль-хисап палатасы рәисе Илнар
Нургалиев, Казан төгәл машина төзү заводының 17-нче номерлы электр участогы
җитәкчесе Илдар Фәрхетдинов “Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы
хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнделәр.
“Казан-Аэропорты” контроль-тикшереп кертү пунктының элеккеге
җитәкчесе Олег Тарабринга, Казан шәһәр Думасы депутаты, халыкара мәктәп
директоры Нияз Гафиятуллинга, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре
буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Красильниковка, Казан медицина инструментлары
заводы генераль директоры Нур Шакировка, шулай ук КМПО, 2-нче номерлы ПАТП,
Горбунов исемендәге Казан авиация заводы хезмәткәрләренә Казан шәһәренең Мактау
грамоталарын тапшырдылар.