Марат Рәхимов һәм Индус Таһиров – Казанның Мактаулы гражданнары
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август, Зилә Гайфи). “Казметрострой”
ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Марат Рәхимовка, ТР Фәннәр
академиясенең хакыйкый әгъзасы Индус Таһировка Казанның Мактаулы гражданины
исеме бирелде. Әлеге карар Казан шәһәр Думасының IX сессиясендә кабул ителде.
Казанның Мактаулы гражданины исеме Татарстан башкаласы
файдасына башкарган фидакарь хезмәтләре өчен шәһәрнең күренекле шәхесләренә
бирелә. “Казметрострой” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Марат
Рәхимов шәһәрнең төзелеш тармагы һәм транспорт инфраструктурасы үсешенә шактый
зур өлеш кертүе өчен билгеләп үтелә, диде Казан Мэры Илсур Метшин. “Марат Муллаәхмәт
улы Казахстанда туган. Байкал-Амур тимер юл магистрале төзелешендә хәрби
хезмәттә булган. Мастердан җир асты участогы җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр
күтәрелгән. 1997 елның март аенда Казанга чакырылган. Марат Муллаәхмәт улына
бик зур бурыч – Казан метрополитенын төзү йөкләнгән иде. Шул вакыттан Казан
аның өчен туган шәһәренә әйләнде. Безнең күз алдыбызда 10 метро станциясе
төзелде. Марат Муллаәхмәт улының хезмәтен Мәскәүдә дә югары бәяләделәр – аңа ТР
һәм РФ атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде”, - диде И.Метшин.
Шулай ук ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Индус
Таһировка да Казанның Мактаулы гражданины исеме бирелде. “Күренекле галим һәм
җәмәгать эшлеклесе Индус Ризак улы Таһиров исеме республика һәм ил күләмендә
танылган. Индус Ризак улы 90 елларда Татарстандагы иҗтимагый-сәяси вакыйгаларда
актив катнашып, республиканың суверен дәүләт булуына ярдәм итте. Индус Ризак
улы университетка тугры калып, бик күп галимнәр тәрбияләде. Аның хезмәтләре ТАССР
һәм РФ атказанган фән эшлеклесе исеме белән бәяләнә”, - диде И.Метшин.