(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август). Казан ратушасында Казан
шәһәр Думасының IX сессиясе башланды. Ул шәһәр Мэры Илсур Метшин рәислегендә
үтә.
Утырышта 42 депутат катнаша, бу исә карарлар кабул итү өчен кворум
бар дигән сүз.
Көн тәртибендә түбәндәге 8 мәсьәлә каралачак:
Казан шәһәренең мактаулы гражданины турында;
Казанда коммуналь инфраструктура системасы һәм
торак-коммуналь хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын яхшырту турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан муниципаль милеген
хосусыйлаштыруның 2014-2016 елларга прогноз планы (программасы) турында”гы
карарына үзгәрешләр кертү турында;
Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы
депутатларын сайлау буенча резервка участок сайлау комиссияләрен билгеләү өчен
кандидатуралар тәкъдим итү турында;
Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш
кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәр Думасының Казан шәһәре Башкарма комитеты
органнары турындагы аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Казанда территориаль иҗтимагый
үзидарәне оештыру тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Төрлесе.