(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август, Зилә Гайфи). Шәһәрнең
Киров районында урнашкан “Аккош күле” урман паркын реновацияләү һәм
төзекләндерү эшләренә старт бирелде. Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм
Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы
Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры
Илсур Метшин, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов,
“Казаноргсинтез” ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов катнашты.
Масштаблы эшләрне башлап җибәрү белән Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов котлады. “Әлеге эшне без инде узган елда ук башлыйсы идек. Проект
үз эченә биредә булган күлләрне, киңлекләрне торгызуны ала. Проектлаучыларга,
экологларга зур рәхмәт. “ТАИФ” компанияләр төркеменә керүче “ТАИФ” ААҖ,
“Казаноргсинтез” ГАҖ га рәхмәтлемен, алар бу программаның төп өлешен тормышка
ашырачак. Шулай ук предприятие, оешмаларны, хосусый бизнес вәкилләрен чакырам.
Чөнки Аккош күле кебек уникаль табигать күренеше башка юк. Киләсе елда биредә
күлләр пәйда булыр дип ышанам. Без биредә булган барлык күлләрне торгызырга һәм
территорияне тәртипкә салырга ниятлибез. Моңа шактый вакыт китәчәк. Әмма бу җир
башкалада яшәүчеләр һәм кунакларның иң яраткан ял урыны булып дип уйлыйм”, -
дип белдерде Татарстан Президенты.
“ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов проектка ярдәм
итәргә әзерлеге турында җиткерде.
“Аккош күле” шәһәр урман паркы 3291 га мәйдандагы җирдә
урнашкан. Аның территориясендә 12 зур һәм кечкенә күл бар – Кече, Зур, Якты һәм
Коры Аккош күлләре Татарстанда бердәнбер дюноара күлләр булып торалар.