Казанда физик тәрбия бирүчеләр көнен масштаблы спорт бәйрәме белән билгеләп үттеләр
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август, Алсу Сафина). Узган
шимбәдә Татарстан башкаласы Бөтенроссия физик тәрбия бирүчеләр көненә
багышланган массакүләм спорт чараларын бай эчтәлекле итеп уздырды. Казанлылар
һәм шәһәр кунаклары зур теләк белән футбол, пляж волейболы, урам баскетболы
буенча турнирларда катнаштылар. Шулай ук бәйрәм чаралары кысаларында гомуми
белем бирү укучылары арасында уздырылган Спартакиада җиңүчеләрен һәм
призерларын бүләкләделәр, аларда 3 этап барышында 48 мең кеше катнашты. Спорт
бәйрәменең нәтиҗәләре турында Казан Мэриясендә узган бүгенге эшлекле дүшәмбе
вакытында Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова хәбәр итте.
“Казанлыларның, спорт чараларында катнашып, ялларын актив
уздырулары сөендерә, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. – Шәһәрлеләр бик теләп
сәламәт яшәү рәвеше алып бара, спорт белән шөгыльләнә, балаларны спорт
чараларына җәлеп итә. Безнең бурыч – мәктәпләрдә дә, профессионал секцияләрдә
спорт белән шөгыльләнер өчен шартлар булдыру”.