(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август, Алсу Сафина). Казан зооботаника
бакчасы “Зоопарк дусты” лояльлек программасын эшләде, акция “Замбези елгасы”ның
яңа экспозициясе өчен җәнлек бүләк итәргә теләүчеләр өчен махсус оештырылды. Гаиләләре
зоопаркка җиде зебра бүләк итәргә карар кылган Казан Мэры Илсур Метшин артыннан
ук ике Казан компаниясе һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты җәнлекләр алырга теләк
белдерде, дип хәбәр итте Казан Мэриясендәге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан
зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов.
Ул зоопаркның яңа мәйданчыгында күп төрле җәнлекләр, кошлар булачаклыгын
хәбәр итте. “Катнаш композиция булдыру өчен, әлеге территориядә яши ала торган
җәнлекләр сайлап алынды”, - диде Казан зооботаника бакчасы директоры.
Фәнис Нурмөхәммәтов
күп кенә зоопаркларда, шул исәптән Россиянекеләрендә дә, җәнлекләрне
опекунлыкка алу кебек программаларның булуын ассызыклап үтте. Ярдәм төрле
формада булырга мөмкин: физик һәм юридик затлар зоопаркка җәнлек алыр өчен акча
күчерә һәм аерым бер җәнлекне карап тотарга булыша.
Докладчы сүзләренә караганда, Казан зооботаника бакчасы
сайтында зоопарк үсеше программасы һәм “Замбези елгасы” территориясендә
урнаштырылачак җәнлекләр исемлеге бастырылган. Җәнлек бүләк итәргә теләүчеләр
өчен, “Зоопарк дусты” лояльлек программасы эшләнгән.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада шәһәр җитәкчесе һәм ТР Президентының
гаиләләре “зоопаркның беренче дуслары” булачаклары билгеле булды. И.Метшин
гаиләсе зоопаркка җиде зебра алырга планлаштыра.
“Безгә инде әлеге инициативаны хуплаучы компанияләрдән
гаризалар да килде. Алар арасында “Энергоразвитие” һәм “Нур” үзәкләре һәм РФ
Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин бар. Хәзерге вакытта алар нинди
җәнлекләр алачаклары турында уйлый”, - дип хәбәр итте Казан зооботаника бакчасы
директоры.
Моннан кала, эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе
Денис Калинкин да “зоопарк дусты” булырга теләк белдерде.
Казан Мэры Илсур Метшин структур бүлекчәләре җитәкчеләрен
кулдан килгәнчә әлеге инициативага булышырга чакырды: “Җәнлекләр алу гына түгел
бу, ә балаларның җәнлекләргә карата мәхәббәтен арттыру да”, - дип җиткерде
шәһәр җитәкчесе. Аның сүзләренә караганда, балалар өчен бу зур вакыйга булып
тора.