(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август). Казанда Г.Камал
исемендәге Татар дәүләт академия театрын реконструкцияләү вариантларын тәкъдим
иттеләр. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эскиз проектлары белән
танышты. Республика башлыгы бинага тоташа торган мәйданны, фойе һәм театрның
балконын карады.
Г.Камал театрын реконструкцияләү проекты турында фикер
алышуда Казан Мэры Илсур Метшин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат
Хамаев, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин,
ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат
Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм Наталия Фишман, Казанның
баш архитекторы Татьяна Прокофьева, театр җитәкчеләре катнашты.
Театрны реконструкцияләү беренче чиратта биредә өстәмә
мәйданнар – репетиция залы һәм җитештерү бүлмәләре булдыруга юнәлдерелгән. Проект
буенча аңлатмаларны театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм проектлаштыручы
компания белгечләре биреп барды. Аларның сүзләренчә, Казан үзәгендә, Кабан күле
тирәсендә урнашкан театр бинасы совет постмодернизмы үрнәге булып тора.
Шунлыктан реконструкцияләү проектында биеклек буенча чикләүләр бар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республика өчен
бинаны төзекләндерүдә функциональ проект булуы мөһим – репетиция һәм җитештерү
базасын киңәйтү кирәк. Моннан тыш, тамашачылар һәм актерларга тагын да уңайлы
булсын өчен бинаны камилләштерү кирәк.
Татарстан Президенты бинаның тышкы күренешен, аның стилистикасын
саклап калу кирәклеген билгеләп үтте. Театр Кабан күле яры буенда
урнашканлыктан ландшафт, әйләнә-тирә мохит үзенчәлекләрен исәпкә алу кирәк. “Бүген
инде хәзерге вакытта булган биналарның кадерен белергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.
– Камал театрына ихтыяҗ зур, спектакльләрне тамашачы зур кызыксыну белән карый.
Театр бинасы шулай ук шәһәр архитектурасына туры килеп тора. Хәзерге вакытта
Казанны һәм Кабан яр буйларын әлеге истәлекле бина – истә кала торган түбәсе
булган театрдан башка күз алдына да китереп булмый”.
Фикер алышу тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов Кабан күле
яр буйларын карады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.