(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август). Казанның Юдино
бистәсендә 4 номерлы шәһәр балалар сырхауханәсе филиалының яңа бинасы ачылды. Бүген
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин,
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, «Татарстан
Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры
Тәлгать Абдуллин әлеге учреждениедә булып кайттылар.
Сырхауханәгә килүгә үк Рөстәм Миңнеханов аның эше белән
танышты. Мәгълүматны Гадел Вафин биреп барды, бу учреждениегә Юдино һәм аның
тирәсендәге Яңа Юдино, Калинино, Күзәмәт, Красная Горка, Яңа Аракчино, Займище,
Залесный, Яңа Тура бистәләреннән 7723 бала беркетелгән.
Учреждение Колыма урамы,15 адресы буенча торак йортның
беренче катында урнашкан. Әлеге бинада табиблар бу елгы җәйдә эшли башлаганнар.
Элеккеге иске бинаның мәйданы 220 квадрат метр гына булса, яңа сырхауханә
мәйданы – 982 кв. м,
медицина бүлмәләре заманча җайланмалар белән җиһазландырылган.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры
ассызыклаганча, алты педиатр участогында даими нигездә педиатр табиблар эшли.
Моннан тыш, тар белгечлек табиблары – гинеколог, логопед, невропатолог,
отоларинголог, офтальмолог һәм хирургка язылырга була. “Бәләкәч” программасы
буенча балалар өчен әзер сөт ризыкларын тарату пункты да эшли.
Рөстәм Миңнеханов сырхауханә хезмәткәрләре белән сөйләшеп
торды һәм яңа шартларда эшнең барышы белән кызыксынды. Табибларның берсе
Татарстан Республикасы Президентына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов яңа бинаны карап чыкты, аерым
алганда, участок педиатры кабинетын, УЗИ һәм ЭКГ кабинетларын, шулай ук бәләкәчләр
өчен уен зонасын да бәяләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.