(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). Бүген Казан Мэры Илсур
Метшин Горьки-Әмәт урманын төзекләндерү буенча эшләр барышы белән танышып
кайтты. Идел буе һәм Совет районнары территориясендәге урман паркы зонасында
алып барыла торган масштаблы проект шәхси инвестор – “ICL –КПО ВС” компаниясе
ярдәмендә тормышка ашырыла. Әлеге компания биредә экология мәктәбен төзүне
финансларга әзер булуын җиткергән иде. Хәзерге вакытта урман паркы
территориясендә парковка, тротуарлар рәткә китерелә, күперләр һәм чаңгы базасы
төзелә, параллель рәвештә инженерлык челтәрләре салына, ут баганаларын куялар
һәм авария хәлендәге агачларны кисәләр. Шуны да билгеләп узарга кирәк, паркны
проектлау җирле халыкның актив катнашуы белән алып барылды.
“ICL –КПО ВС” генераль директоры Виктор Дьячков Мэрга
экомәктәпнең төзелеше турында сөйләп үтте. Экомәктәп төзелеше вакытында урман
үсентеләренә тимәячәкләрен дә билгеләп узарга кирәк.
Илсур Метшин, Горьки-Әмәт урманы төзекләндергәннән соң, шәһәрлеләрнең
яраткан урынына әйләнер дигән ышанычын белдерде. Шәһәр башлыгы фикеренчә, мондый
масштаблы проектлар эшмәкәрлек катнашуы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Горьки һәм Әмәт урман паркы мәйданы 87,4 га тәшкил итә. Төзекләндерү
проекты буенча территориядә парковка, керү һәм үзәк зоналары, балалар һәм спорт
мәйданчыклары, велосипедчылар өчен памп-трек, фонтан, чаңгы базасы һәм экология
мәктәбе, чокыр аркылы күперләр урнаштыру каралган.
Горьки һәм Әмәт урман паркы территориясендә чаңгыда,
велосипедта, роликларда йөрүчеләр һәм җәяүлеләр өчен тармакланган трассалар һәм
сукмаклар челтәре барлыкка киләчәк. Проектлау барышында активистларның һәм
якындагы йортларда яшәүчеләрнең фикерләре исәпкә алынган.
Чаңгы базасы булган күп функцияле үзәк урман паркының төп
объекты булачак, аның төзелеше инде башланган.
Объект күп кешеләрне, шул исәптән балаларны кабул итүгә
исәпләнгән булганга, Илсур Метшин иминлек мәсьәләләренә - тәүлек буе эшли
торган сак, видеокүзәтү һәм янгынга каршы системаларына игътибар бирергә
чакырды.
Эшлекле киңәшмәдә Совет районы администарциясе башлыгы
Рөстәм Гафаров, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей
Лобов, баш архитектор урынбасары Тимур Кадыйров, “Архитектурный Дом АДТ” ҖЧҖ
директоры Илсөяр Төхвәтуллина, “Прогресс” ҖЧҖ подрядчы компаниясе директоры Андрей
Закамский катнаштылар.