(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август, Алсу Сафина). Казанда 5-10
сентябрь көннәрендә “Игелек атнасы” үтә. Ул шәһәрнең төзекләндерелгән барлык парк
һәм скверларында шәһәр күләмендәге игелек ярминкәсе белән тәмамланачак. Казанда
Халыкара хәйрия көнен мондый масштабларда беренче тапкыр билгеләп үтәләр. Бүген
башкала ратушасында Казан Мэры Илсур Метшинның хәйриячеләр белән үткән
очрашуында “Игелек атнасы”н оештыру турында фикер алыштылар. Чара барышында
тиздән Татарстан башкаласында игелекле гамәлләр өчен уңайлы электрон мәйданчык
барлыкка киләчәге дә билгеле булды.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир
Фәттахов 5-нче сентябрьдә Халыкара хәйрия көне билгеләп үтелгәнлеген искә
төшереп узды. Июль ахырында коммерциячел булмаган оешма вәкилләре белән
очрашуда бер көн белән генә чикләнмичә, игелекле гамәлләрне атна дәвамында
үткәрергә кирәклеге турындагы тәкъдим яңгыраган иде.
“Игелек атнасы 5-нче сентябрьдән башланып китәчәк. Әлеге
көндә бу темага багышлап мәктәпләрдә ачык дәресләр, югары уку йортларында
түгәрәк өстәлләр оештырылачак”, - диде Дамир Фәттахов. Шулай ук хәйрия
оешмалары әлеге марафонга бизнес-бергәлекне җәлеп итү кирәклеген дә әйтеп
үттеләр. Халыкка хезмәт күрсәтә торган предприятиеләр, кафе, ресторан, кибетләр,
чәчтарашханәләр – махсус бәяләр куеп, игелекле гамәлләр кыла алырлар иде.
Игелек марафонын шимбә көнне, ягъни 10-нчы сентябрьдә шәһәрнең
барлык районнарындагы паркларда һәм скверларда шәһәр күләмендәге игелек
ярминкәсе белән тәмамларга уйлыйлар. “Һәр хәйрия оешмасы үзе һәм үзенең
проектлары турында сөйли алачак, теләге булганнар исә билгеле бер адресатка
ярдәм итә яки волонтер буларак кайсы фондка ярдәм күрсәтергә әзер икәнлеген
ачыклый алачак”, - дип ассызыклады Дамир Фәттахов. Ул ярминкәләрдә хәйрия
базарлары оештырылачагы, иҗат төркемнәре чыгышы, мастер-класслар һәм төрле интерактив
мәйданчыклар эшләячәге турында да җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, Халыкара хәйрия көнен билгеләп үтү
турындагы беренче тәкъдим бу елның яз аенда Мэрның хәйрия оешмалары җитәкчеләре
белән очрашуында яңгыраган иде.
Илсур Метшин “Игелек атнасы”н үткәрү турындагы фикерне
хуплап, әлеге башлангычка ярдәм күрсәтеләчәге турында әйткән иде.
“Әлеге гамәлләрнең мәҗбүри булмавы мөһим. Бу бигрәк тә
мәктәпләргә кагыла. Чөнки балалар фальшны бик тиз сизәләр”, - дип басым ясады
Мэр чараны оештыру турында сөйләшкәндә. Югары уку йортларына килгәндә исә,
шәһәр башлыгы фикеренчә, “Казан студентларына игелек темасына багышланган
лекцияләр сөйләү генә аз”. Ул студентларны хәйрия проектына ничек итеп җәлеп
итү юлларын ректорлар белән бергә хәл итү кирәклеген билгеләп үтте. “Форманы
үзләре тәкъдим итсеннәр, алар бик активлар, креативлар! Студентларга шаблон
бирү кирәкми”, - диде ул.
Әңгәмә барышында “Ак Барс Созидание” хәйрия фонды директоры Әлфия
Вәлиева 5-нче сентябрь көнне фондның белем бирү проектын башлап җибәрәчәге
турында сөйләде. Ул Идел буе федераль округында урнашкан балалар йортларында
тәрбияләнүчеләр арасында балалар тәкъдимнәре бәйгесе булачак.
Моннан тыш, Әлфия Вәлиева 2015 ел нәтиҗәләре буенча дөнья
рейтингында хәйриячелек буенча 1-нче урында Мьянма булуы турындагы мәгълүматны
җиткерде. Аның фикеренчә, халыкның 91% актив рәвештә хәйриячелек белән
шөгыльләнә Россия исә, үз чиратында, 145 ил арасында 129-нчы урында. Әлеге
күрсәткеч халыкның бары тик 20%-ының гына хәйрия белән шөгыльләнүенә бәйле.
Кешеләр фондларга ышанмыйлар, алар гаиләләргә турыдан-туры ярдәм итәләр”, -
диде Әлфия Вәлиева.
Россиянең рейтингта мондый урында булуы Мэрда гаҗәпләнү
тудырды: “129-нчы урын! Бу коточкыч хәл. Без кайда? Ничек шулай булырга мөмкин?
Казан дәрәҗәсендә безгә әлеге хәлне үзгәртә башларга кирәк”.
Үз чиратында Дамир Фәттахов апрель аенда бердәм электрон
мәйданчык булдыру кирәклеге турындагы тәкъдим яңгыравын искә төшереп үтте.
Әлеге мәйданчык эшләгән очракта фондлар үзләренең проектлары турындагы
мәгълүматны урнаштыра алырлар иде һәм ярдәмгә мохтаҗлар да кайда мөрәҗәгать
итәргә кирәклеген белерләр иде. Уңайлы, ачык һәм гади хезмәт сыйфатында “Добро.mail.ru”
мәйданчыгы сайлап алынган. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары
хәбәр иткәнчә, август ахырына “Добро.mail.ru” белән хезмәттәшлек килешүенә имза
куярга ниятлиләр.
“Без әлеге платформаны өйрәнүгә күп вакыт багышладык. Әлеге
мәсьәләдә алар шактый алга китте”, - диде Казан Мэры. – Мәгълүматлар базасының
актуальлеге һәм дөреслеге буенча сораулар бик күп иде. Кешеләр ярдәм итәргә
әзер, аларның аферистларга юлыкмавы мөһим, ярдәм төгәл бер адреска юнәлтелгән
булсын”.
Очрашуда бик күп фикерләр һәм тәкъдимнәр яңгырады. Әлфия
Вәлиева “Игелек атнасы”н хәйрия мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән шәһәр
күләмендәге чара итеп үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Ул Казанда хәйриячелек
хәрәкәте атрибутикасын эшләү кирәклеге турында да җиткерде.
Очрашуны тәмамлап, Илсур Метшин “Игелек атнасы”н үткәрү
буенча тәкъдимнәрне җыю дәвам иткәнлеген һәм аларның игътибар белән
тикшереләчәген әйтеп үтте.
Очрашуда шәһәрнең район башлыклары һәм Башкарма комитетның
кайбер структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.