(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Михаил Ченцов). Казан Мэры
Илсур Метшин Василий Аксенов скверында булып кайтты, биредә сентябрь башында X
юбилей “Аксенов-фест” әдәби-музыкаль фестивале булачак. Шәһәр җитәкчесенә “Библиобус”
проектының уңышы турында сөйләделәр, шулай ук скверда урнаштырылачак рус
язучысы һәм безнең якташыбыз булган Василий Аксенов исемен йөртә торган
скульптура композициясе макетын күрсәттеләр.
Казанның үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Резедә
Исмәгыйлева Мэрга сөйләп үткәнчә, мобиль китапханә комплексына шәһәрлеләр
арасында ихтыяҗ зур. Моннан кала, проектның бик әһәмиятле социаль аспекты бар,
чөнки “Библиобус” – китапханәләре булмаган бистәләргә чыгып йөри. Шәһәр
җитәкчесе әлеге формат (көпчәкләрдәге китапханә) үз-үзен аклыймы дип сорады, Резедә
Исмәгыйлева исә әлеге проектның популяр булуын һәм яшьләрнең заманча прозага
тартылуларын билгеләп үтте. “Формат үзен аклый икән – киңәергә урын бар”, - дип
ассызыклап үтте Мэр.
Скверда И.Метшин Татарстан китап нәшриятының әдәби
ишегалдында булды, шулай ук үзебезнең ил кинематографиясе тарихына багышланган “Сушка”
күргәзмәсен карады. Шәһәр җитәкчесе берничә китап алды, алар арасында
Г.Тукайның татар һәм рус телләрендәге шигырьләре, шулай ук танылган татар
балалар язучысы Шәүкәт Галиевның бер әсәре бар иде.
Соңыннан Илсур Метшин Василий Аксеновка багышланган
скульптура композициясе макетын карады, аны “Аксенов-фест” X әдәби-музыкаль
фестивале башланыр алдыннан урнаштырачаклар. Арт-объект бронзадан коелачак. Мэр
архитектор Ирина Аксенова тарафыннан эшләнелгән проект эскизын яхшы яктан
бәяләде.
Мәйданчыкны карау барышында шәһәр җитәкчесен Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Вахитов
һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, баш архитектор Татьяна
Прокофьева, Мәдәният идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Азат Абзалов һәм
башкалар озата йөрде.