(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). “Рубин” Россия чемпионатының өченче туры матчында Мәскәүнең “Спартак”ы белән тигез исәпкә уйнады. 1:1 исәбе белән төгәлләнгән уен Казанның Үзәк стадионында узды. Уен барышын Казан Мэры, Казан футбол клубының президенты Илсур Метшин карап кайтты, дип хәбәр итә “Рубин” ФК сайты.