(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август, Алсу Сафина). Зоопаркның
яңа өлеше төзелеше барышы белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин танышып кайтты. Шәһәр
җитәкчесенә зоопаркка килүчеләрнең, хезмәткәрләрнең һәм “Замбези елгасы” (зоопаркның
яңа өлеше шундый исем йөртә) җәнлекләренең иминлеген тәэмин ителеше турында
сөйләделәр. Гомумтөзелеш эшләре биредә ахырына якынлаша, көн кадагында
җәнлекләр сатып мәсьәләсе тора. Зоопаркны карау барышында Илсур Метшинның
гаиләсе зоопарк өчен җиде зебра алачаклыгы билгеле булды.
Исегезгә төшерәбез, проект нигезендә Казан зооботника
бакчасы ике өлештән торачак. 7 га
мәйданлы яңа мәйданчык Урта Кабан күле буенда урнашкан. Биредә беренче субайлар
узган елның июнь аенда сугыла башлады, ә бүгенге көндә биредә зур эш
башкарылган. Гомумтөзелеш эшләрен сентябрьгә тәмамлау планлаштырыла. Хәзерге
вакытта Казан зоопаркына ел саен 230-235 мең кеше йөри. Яңа мәйданчык ачканнан
соң, аларның саны 500 меңгә кадәр җитәр дип планлаштырыла.
Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов
Россиядә мондый проектларның булмавын билгеләп үтте, яңа мәйданчык тулысынча
Африкага багышланачак. Әлеге континент җәнлекләре – фил, жираф, мөгезборын –
халык арасында зур кызыксыну уятканлыгын билгеләп үтте ул.
Соңыннан Илсур Метшин, Казан зооботаника бакчасы директоры,
проектны әзерләүчеләр, төзүчеләр төзелеш мәйданчыгы буенча узды һәм берничә эш
моменты буенча фикер алышты, аерым алганда, су сибү системасы, зоопаркка
килүчеләрнең, хезмәткәрләрнең һәм җәнлекләрнең иминлеге турында сөйләшеп
алдылар.
Казан зооботаника бакчасы директоры Европада таралган
практика турында сөйләп үтте – зоопарклар биредә йә җәнлекләр белән алмашалар,
йә аларны үзләре сатып алалар. Моннан кала, иганәчелек эше популяр булып тора. “Иганәчеләр,
зоопарк дуслары җәнлекләрнең икенче әти-әниләре дисәк тә була, алар җәнлекләрне
карап тотар өчен дә акча белән тәэмин итеп торалар”, - дип билгеләде Фәнис
Нурмөхәммәтов.
Илсур Метшин бүген иртән Рөстәм Миңнеханов белән күрешкән
вакытта аларның “зоопаркның беренче дуслары” булырга карар кылулары турында
җиткерде. “Президент әлегә аларның
гаиләсе нинди җәнлек алачагы турында әйтмәде, ә безнең гаилә зебралар алырга
уйлый, безнең гаилә әгъзалары кебек үк 7-не алачакбыз. Иртәнге аш вакытында
кечкенәбез раслады”, - дип хәбәр итте Казан Мэры журналистларга.
“Лояль программа булдырырга, җәнлекләр турында мәгълүмат
булган сайт ясарга кирәк, мөгаен, ярдәм кулы сузарга теләүче кешеләр табылыр”,
- диде И.Метшин.
Казан Мэры шулай ук ТР Президентының ролен дә билгеләп үтте.
“Безнең Президент барлык әйберләргә дә масштаблы якын килә, шуңа да яңа мәйданчык
булдыру карары кабул ителде, - дип билгеләде И.Метшин. – Күрүебезчә, әлеге
елның ахырына кадәр “өй туе” үткәрер өчен барлык кирәк булган шартлар да бар”.
Шәһәр җитәкчесен ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры
урынбасары Илшат Гыймаев, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте
мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Казанның баш
архитекторы Татьяна Прокофьева, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
башлыгы Андрей Лобов һәм башкалар озата йөрде.