(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август). Бүген Казанда “Авиакосмик
технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар” VIII халыкара
махсуслаштырылган күргәзмәсе “Казан Ярминкәсе” КҮ мәйданчыгында ачылды. Ачылу
тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры
Илсур Метшин катнашты.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан -
авиация республикасы, шуңа күрә мондый мәйданчыкларны, партнерларны чакыру, актуаль
мәсьәләләр буенча фикер алышу, тәҗрибә алышу өчен оештыру мөһим.
Татарстан кебек регионнар авиация сәнәгате үсешенә өлешләрен
кертергә тиеш, диде ТР Президенты.
Мөһим бурычлар арасында ул яңадан ТУ-160 җитештерүне
башлауны, вертолет төзелешен алга таба үстерү, сәнәгатьне җиһазлар һәм
инновацион технологияләр белән тәэмин итүче башка заводларны да үстерүне атады.
РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Авиация сәнәгате
департаменты директоры Сергей Емельянов РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры
Денис Мантуровның сәламләү сүзләрен җиткерде.
“Бүген Татарстан Республикасы - Россиянең динамикалы үсеп
баручы регионы. Биредә системалы рәвештә икътисадның реаль секторына ярдәм итү
мәсьәләләре хәл ителә, шул исәптән авиатөзелеш комплексы мәсьәләләре дә, ә ул
Россия сәнәгатенең алдынгы юнәлешләренең берсе”, - диелгән сәламләү сүзендә.
Авиация институты ректоры Михаил Погосян сүзләренчә, күргәзмә
- бурычларга төзәтмәләр кертү һәм яңа технологияләрне өйрәнү өчен яхшы
мөмкинлек.
Символик рычагка басып мәртәбәле кунаклар күргәзмәне ачып
җибәрделәр.
Шуннан кунаклар күргәзмәне карады, технологияләр һәм
җиһазлар белән таныштылар.
Күргәзмәне карагач, алар Татарстан Республикасы Машина
төзелеше предприятиеләре Координацион советының V утырышына юнәлде, дип хәбәр
итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фоторепортаж