(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КНИАТ» инновацион-технологик үзәге»
сәнәгать технологияләре технопаркы территориясендә эшчәнлек алып баручы «Казан
Гипронииавиапром» АҖнең кайбер җитештерүләре эше белән танышты. Аны Татарстан
Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм
сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан Мэры Илсур Метшин, «Казан
Гипронииавиапром» АҖ генераль директоры Борис Тихомиров, Татарстан Республикасы
Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов һәм башкалар озата йөрде.
Технопаркка килүгә үк Рөстәм Миңнеханов электродинамик
вибростендлар чыгару җитештерүе эшчәнлеге белән танышты. «Донглинг-Казан»
Россия-Кытай уртак предприятиесе виброүлчәүле техник приборларны сынауга һәм
тикшерү уздыруга ярдәм итүче җайланмаларны әзерләү белән шөгыльләнә. Мондый
вибростендлар машина төзелешендә, суднолар төзелешендә, авиатөзелештә, оборона
сәнәгатендә һәм башкаларда кулланыла.
Шуннан соң Татарстан Президенты стендлы технологик
системаларны соңгы макетлы җыю цехында булды. Рөстәм Миңнехановка хәбәр
ителгәнчә, бүген «Казан Гипронииавиапром» АҖ кайбер эре РОссия предприятиеләре
белән актив хезмәттәшлек итә.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «Казан Гипронииавиапром» АҖнең яңа
гальваник җитештерүләре цехын карап чыкты. Аңлатмаларны «Казан Гипронииавиапром»
АҖ хезмәткәре-КНИТУ аспиранты Марат Мәүләтов биреп барды. Бүген бу
предприятиедә эшләтеп җибәрү-җайга салу эшләре башкарыла, яңа линияне быел
сентябрь аенда эшләтеп җибәрергә ниятлиләр, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.
Фоторепортаж