(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август, Алсу Сафина). Казан Мэры
Илсур Метшин 5-нче номерлы балалар музыка мәктәбендәге капремонт барышын карап
кайтты, мәктәп өчен уникаль проект әзерләнгән. Биредә актлар залы акустика
законнары нигезендә эшләнәчәк, мәктәптә яңа инструментлар, тавыш үткәрми торган
ишекләр һәм махсус мебель барлыкка киләчәк, ә уку елы башында шәһәрдәге беренче
орган классы һәм театраль бүлек ачыла.
“Мондый профессионал, тирән алымны мин ике җирдә генә
очратканым булды. Беренчесе – Будапешт консерваториясендә, икенчесе – Валерий Гергиев
Мариин театрының яңа сәхнәсен күрсәткәндә. Һәм менә өченче мәртәбә үзебезнең Казаныбызда
әлеге эшкә төпле итеп якын килгәннәр. Сез мине сөендердегез”, - дип бәяләде
Илсур Метшин эшкә керешкәнче Европа тәҗрибәсен өйрәнгән подрядчының эшен.
1945 елда булдырылган музыка мәктәбе Шаляпин урамындагы
43-нче номерлы йортта 1962 елдан бирле эшли. Мәктәпкә 500-дән артык бала йөри. Музыка,
рәсем, хореографик сәнгатькә аларны 60 укытучы өйрәтә. Яңа уку елыннан мәктәптә
орган һәм театраль бүлекләр ачылачак.
Инвестор акчасына башкарыла торган капиталь ремонт эшләре апрель
аенда башланган. Шәһәр җитәкчесенә мәктәпнең элеккеге торышын чагылдырган фотографияләрне
күрсәттеләр. “Минем әлеге мәктәптә булганым бар иде һәм аның нинди булганын да хәтерлим.
Хәзер аны танып булмый”, - диде Илсур Метшин.
“СтройСоюз” ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Юлия
Владимирова Мэрга, эшләргә керешкәнче, Европа тәҗрибәсе өйрәнелгәнлеген сөйләп
үтте.
Мәктәп буенча экскурсия вакытында Илсур Метшинны мәктәпкә
ремонт ясагандагы технологик һәм инженер карарлары белән таныштырдылар.
Казан Мэры белән бергә мәктәпкә капиталь ремонт ясау барышын
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Вахитов һәм
Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов һәм башкалар карап
кайтты.