(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август, Михаил Ченцов). Казан
шәһәр Думасының тугызынчы сессиясе 16-нчы августта Ратуша бинасында булачак. Сессия
эше 10.00 сәгатьтә башлана. Әлеге карар Казан шәһәр Думасы Президиумы
утырышында бүген кабул ителде, чара Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узды. Утырышта
президиумның 13 әгъзасының 9-ы катнашты, карар кабул итәр өчен кворум бар иде.
Казан шәһәр Думасы Президиумы карары буенча, сессиядә
депутатлар 7 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар:
Казан шәһәренең мактаулы гражданины турында;
Казанда коммуналь инфраструктура системасы һәм
торак-коммуналь хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын яхшырту турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан муниципаль милеген
хосусыйлаштыруның 2014-2016 елларга прогноз планы (программасы) турында”гы
карарына үзгәрешләр кертү турында;
Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутатларын
сайлау буенча резервка участок сайлау комиссияләрен билгеләү өчен кандидатуралар тәкъдим итү
турында;
Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш
кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәр Думасының Казан шәһәре Башкарма комитеты
органнары турындагы аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Казанда территориаль иҗтимагый
үзидарәне оештыру тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Төрлесе.