Казанда шәһәрне су белән тәэмин итү инфраструктурасы үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
Фото ТР Хөкүмәте порталыннан алынды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август). Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда су белән тәэмин итү һәм су чыгару
инфраструктурасы үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
ТР Министрлар кабинетында узган очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин,
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР төзелеш,
архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, ТР экология
һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, шәһәр Башкарма комитеты
җитәкчесе Денис Калинкин, “Водоканал” МУП директоры Андрей Егоров катнаштылар.