(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август, Зилә Гайфи). Казанда 2019
елда “WorldSkills Championship” Халыкара чемпионатын үткәрүгә әзерлек дәвам
итә. Бу атнада Татарстан башкаласында “Авиация техникасына хезмәт күрсәтү”
компетенциясе буенча “Worldskills Russia” эшче һөнәрләрнең ачык чемпионаты һәм
“Аэрокосмик инженерия” компетенциясе буенча “JuniorSkills” чемпионаты үтә.
Казанда ярышларга әзерлек эшләренең ничек баруы һәм кирәкле инфраструктура
төзелешенең ни дәрәҗәдә гамәлгә ашырылуы турында бүген эшлекле дүшәмбе
утырышында шәһәр Мэриясендә Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча
урынбасары Иван Кузнецов сөйләде.
2019 елда “WorldSkills Championship” Халыкара чемпионатын
үткәрүгә әзерлек өчен оештыру комитеты булдырылган. Аның белән вице-премьер
Ольга Голодец җитәкчелек итә. Иван Кузнецов сүзләренчә, соңгы утырышларның
берсендә 2017 елда “Яшь профессионаллар” “WorldSkills Russia” V Милли чемпионатның
финалын үткәрү һәм дөнья чемпионатында катнашу өчен милли җыелмага кандидатлар
һәм экспертлар әзерләү турында фикер алышканнар. Илсур Метшин әлеге чарага Казан
һәм Татарстан белгечләрен әзерләү кирәклеген ассызыклады. “Чемпионатны әзерләү
бер эш булса, милли җыелманы әзерләү бөтенләй икенче эш. Анда безнең
шәһәребездән һәм республикабыздан вәкилләр керергә тиеш. Безгә әлеге юнәлештә
эшләргә кирәк”, - дигән бурыч куйды Мэр.
Сүз уңаеннан, инде эш алып барыла. Казан сәүдә-икътисад
техникумы һәм Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты арасында дуаль
белем бирү турындагы килешү төзелгән. Бу теоретик һәм практик белемнәр бер үк
вакытта укытыла дигән сүз. Килешү кысаларында департамент техникумдагы ике
укыту лабораториясенә җиһазлар урнаштырырга ниятли. Мәктәп рестораннарында
туклануны тулысынча оештыра алырлык профессиональ команда әзерләү – төп
бурычларның берсе.
Кадрлар әзерләү белән бергә, инфраструктура объектларын төзү
эшләре дә дәвам итә. “Казан-Экспо” комплексы торгызыла, анда “WorldSkills” дөнья
чемпионаты үтәчәк һәм ул Идел буенда иң эре күргәзмә үзәге булып торачак. 2016 елның
декабрь аенда аның бер өлеше кулланышка тапшырыла. Төзелеш эшләре тулысынча
2017 елда тәмамланачак. Күргәзмә үзәгенең гомуми мәйданы 49 мең 950 кв. метр булачак” -
диде Иван Кузнецов.
Павильоннарның берсендә конгресс-холл урнашачак (4 мең кв. м
якын), анда эшлекле чаралар һәм мәдәни-күңел ачу кичәләре: концертлар, шоу, спорт
ярышлары үткәрү мөмкин булачак. Икенче катта 1,8 мең урынга исәпләнгән конференц-заллар
эшләячәк. “WorldSkills” ярышлары өчен аерым территория каралган. Ачык һәм ябык
күргәзмә мәйданнары катнашучы илләр санына бәйле. Алар оештыру комитетына
катнашу турында гариза юлларга тиеш. Комплекста шулай ук матбугат үзәкләре, административ
һәм офис биналары, бизнес-зона, остаханәләр, сату, җәмәгать туклануы урыннары, отель,
медицина пункты, 698 урынга исәпләнгән автостоянка булачак.