(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август, Алсу Сафина). Бүген
Казан Мэры Илсур Метшин Г.Кутуй урамы буенча урнашкан ишегалды территорияләре
һәм квартал эчендәге юлларны капиталь ремонтлау барышын тикшереп кайтты. Биредә
җәяүлеләр һәм автомобильчеләр уңайлылыгы өчен юллар киңәйтелгән, машиналар
калдыру урыннары булдырылган һәм яңа тротуарлар барлыкка килгән.
Әлеге территориядәге (ул үз эченә 4, 6, 8, 8а номерлы
йортларны ала) эшләр агымдагы елның май аенда башланган. Ремонт таләп ителгән
юлларның мәйданы – 9,3 мең кв.метр. Машиналар йөри торган юлны киңәйтү хисабына
ишегалларында өстәмә рәвештә 60-70 машина урыны барлыкка килгән. Подрядчылар шулай
ук 148 кв.м тротуар ремонтлаган һәм 1 мең кв.м. троутар төзегән.
Бүгенге көндә эшләрнең 85% башкарылган. Якын арада аларны
тәмамлаячаклар. Эшләрне башкару якынча 19 млн.сумга төшкән.
И.Метшин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде –
аның булышлыгында Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә ишегалды
территорияләренә капиталь ремонт ясау проблемасы чишелеп килә. “Биш ел эчендә
без 40% ремонтка мохтаҗ булган ишегалдын ремонтладык”, - дип билгеләде
программаның уңышлары турында шәһәр җитәкчесе.
Шәһәр җитәкчесе белән бергә ремонтланган ишегалларын
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь
Куляжев, подрядчы оешма вәкилләре дә карадылар.