(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август). Эшкуарларны борчый торган
мәсьәләләрнең күбесе җитди, системалы булулары белән аерылып торалар һәм аларны
бергә, ведомстовара багланышлар һәм бизнес даирәләр белән берлектә хәл итәргә кирәк.
Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР
Президенты каршындагы Эшкуарлык советының икенче киңәйтелгән утырышында
белдерде. Чара "Корстон" КСКК мәйданчыгында үтте, аның эшендә
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР
Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча
ТР Президенты каршындагы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, дәүләт хакимияте
вәкилләре, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре һәм 350 артык эшкуар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Совет үсә, эшкуарлыкның
төп мәсьәләләре турында сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен нәтиҗәле мәйданчыгына
әверелә. "Советның актив эшчәнлеге бу ел башында башланды. Эшкуарлар
хакимият органнары белән бергә бизнесның актуаль мәсьәләрен хәл итү эшен алып
баралар, - диде ТР Президенты. - Советның беренче киңәйтелгән утырышы
кысаларында без проект-юнәлешле алымны сынап карадык. Бу безнең өчен яңа
тәҗрибә иде. Хәзер әлеге алым дәүләт идарәсендә трендка әйләнде, шул исәптән
федераль дәрәҗәдә дә".
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, күпчелек мәсьәләләр катлаулы
һәм аларны бергә хәл итәргә кирәк.
"Без күрәбез, бүген эшкуарларны өч төп юнәлеш борчый.
Бу - икътисадый билгесезлек һәм шуңа бәйле ихтыяҗ кимү, салым һәм салым
булмаган түләүләр, тикшерүләр һәм административ киртәләр. Әлеге юнәлешләрдә
проект төркемнәре формалаштырыла, без аларны бүген карыйбыз", - диде
Татарстан Президенты.
Ул искәрткәнчә, проект төркемнәре эшләрендә 250 дән артык
эшкуар һәм 150 хакимият органы вәкиле катнашты. Совет оештырылганнан бирле
барлыгы 150 дән артык проект төркемнәре утырышлары үткәрелде, меңнән артык
эшкуар идеяләре һәм Эшкуарларны кызыксындыручы мәсьәләләрнең күбесе җитди,
системалы булулары белән аерылып торалар һәм аларны бергә, ведомстовара
багланышлар һәм бизнес даирәләр белән берлектә хәл итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Президенты
каршындагы Эшкуарлык советының икенче киңәйтелгән утырышында белдерде.
Чара "Корстон" КСКК мәйданчыгында үтте, аның эшендә Татарстан
Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты
Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча ТР Президенты
каршындагы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, дәүләт хакимияте вәкилләре,
муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре һәм инициатива белән мөрәҗәгать итте. Бу -
эш нәтиҗәлеге күрсәткече һәм республика бизнес даирәләренең шуңа ихтыяҗлары
булуны күрсәтә, диде Рөстәм Миңнеханов.
"Эшкуарларны аларга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүгә
һичшиксез җәлеп итәргә кирәк. Бүген Советның бөтен кирәкле компетенцияләре һәм
таянырлык актив бизнесменнар бар, ул консультация эшенә бөтен
республикадан профиль бизнес вәкилләрен җәлеп итә ала. Моннан тыш,
министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре Советның проект төркемнәрендә шәхсән
үзләре катнашырга тиеш. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кече һәм урта бизнесны үстерү
буенча проектларны уңышлы гамәлгә ашыру моңа бәйле", - дип ассызыклады
Рөстәм Миңнеханов.
Бүгенге утырышта чишелгән мәсьәләләр һәм каралган
инициативалар эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итәчәкләр, хакимият һәм бизнес
багланышлары нәтиҗәлеген артырачаклар һәм үзара ышанычны ныгытачаклар, дип
белдерде чыгышының ахырында ТР Президенты, дип хәбәр итә ТР Президенты сайты.