(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август, Ирина Смирнова). “Бердәм
Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Казан җирле
бүлеге сәяси советы утырышы бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узды. Чара партиянең
җирле бүлеге секретаре, Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә үтте.
Утырышта 35 сәяси совет әгъзасының 28-е бар иде, карар кабул итү өчен кворум булды.
Катнашучылар “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең XV
съезды нәтиҗәләре һәм партиянең Казан җирле бүлеге бурычлары, шулай ук партия
проектларын тормышка ашыру буенча фикер алыштылар.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, РФ Дәүләт Думасына киләсе
сайлауларында Казанда сайлау кампаниясенең барышын билгеләү бүгенге сәяси
советның максаты булып тора.
“Бердәм Россия” Казан җирле бүлеге секретаре билгеләп
үткәнчә, федераль сайлау алды программалары нигезләмәләрен җентекләп
анализларга кирәк, шуннан чыгып алга бурычларны куеп булачак.
Федераль һәм төбәк проектлары ярдәмендә соңгы өч елда
шәһәрдә 53 балалар бакчасы төзелгән. Бүгенге көндә 3 яшьтән алып 7 яшькә
кадәрге сабыйларның барысы да диярлек балалар бакчалары белән тәэмин ителгән. Казан
мәктәпләренең 70% капиталь ремонтланган. Якын арада 8844 урынга 7 яңа мәктәп
төзү планлаштырыла.
Торак мәсьәләсе Казан өчен әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе
булып тора. Татарстан башкаласында торак төзелеше һәм торак фондка капиталь
ремонт ясау темпларын сакларга кирәк.
Әлеге темаларның барысы да киләсе сайлау кампаниясе барышында
казанлылар тарафыннан күтәрелергә тиеш, дип билгеләп үтте Илсур Метшин. Төп
моментларны Казан халкына максималь рәвештә җиткерергә кирәк. “Халык белән
даими рәвештә элемтәдә булу зарур, һәрберсен республикада һәм аның башкаласында
тормышка ашырыла торган үсеш программаларында катнаштыру, бергәләшеп эшләү
кирәк”, - диде И.Метшин.
“Без сайлау кампаниясен актив, ачык һәм иң мөһиме – халык фикеренә
таянып үткәрергә тиешбез”, - дип белдерде Илсур Метшин. – “Халыкка “Бердәм Россия”нең
чынлап торып эш башкара торган партия булуын, ил өчен җаваплылыкны алудан курыкмавыбызны
җиткерү мөһим”.