(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август, Зилә Гайфи). Казанда
шәһәрнең Мактаулы гражданины Әсгать Галимҗанов истәлегенә багышланган
“Хәйрияче” дип аталган яңа скверны төзекләндерү буенча эшләр дәвам ителә. Казан
Кремле астындагы скверда яңа чәчәкләр һәм куаклар үсә, җәяүлеләр сукмаклары һәм
эскәмияләр, мемориаль дивар барлыкка киләчәк. Скверны төзекләндерү барышын
бүген Казан Мэры Илсур Метшин карап кайтты. Шәһәр башлыгы Әсгать Галимҗанов
турындагы истәлек шәһәрлеләр өчен мөһим булуын билгеләп үтте, шуңа да
төзүчеләрне сыйфатлы итеп эшләргә чакырды.
“Хәйрияче” скверы Меңьеллык мәйданы янында - Әсгать Галимҗановка
һәйкәл куелган урында барлыкка киләчәк. Монумент скверның үзәк элементы булып
торачак. Проект буенча 4100 кв.м. булган мәйданда җәяүлеләр сукмаклары, эскәмия
һәм чүп савытлары, хәйриягә багышланган сүзләр чокып язылган мемориаль дивар
урнаштыру каралган.
Илсур Метшин Әсгать Галимҗанов исемендәге скверны
төзекләндерү шәһәрлеләр өчен әһәмиятле вакыйга булганлыгын билгеләп үтте. “Теләгебез
– төзелеш сезонында эшләрне тәмамлау, әмма ашыгырга ярамый, сыйфатка зыян
килмәсен. Объект бик тә мөһим, бу – шәһәрлеләр һәм туристларның күз алдындагы Кремль
астындагы урын”, - диде Мэр.
Исегезгә төшерәбез, танылган хәйрияче, шәһәрнең Мактаулы гражданины
Әсгать Галимҗанов исемен мәңгеләштерү карары шәһәр Ратушасының IV сессиясе
барышында Казан шәһәр Думасы депутатлары тарафыннан кабул ителгән иде. Әсгать
Галимҗанов исемен мәңгеләштерү инициативасы белән Казан Мэрының интернет аша кабул
итү бүлегенә шәһәрлеләр мөрәҗәгать иткән.
Хәйрияченең үзенә һәйкәл Казан Кремле диварлары астында 2008
елның 30-нчы августында куелды. Әсгать Галимҗанов шәһәрнең иң актив
хәйриячеләре буларак билгеле.
Эшлекле киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урынбасары Дамир Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы
төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел буе районнары
администрацияләре башлыгы Андрей Лобов, шәһәрнең баш архитекторы Татьяна
Прокофьева, проект эшендә катнашучылар һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашты.