(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август). Футбол буенча Россия Чемпионатының РОСГОССТРАХ 1-нче турының “өй матчы”нда “Рубин” Пермьнең “Амкар” командасын чак кына җиңми калды. Үзәк стадиондагы уен “тигез исәп” белән төгәлләнде. Уен барышын ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры, футбол клубы президенты Илсур Метшин карадылар.
Билгеләп үтәбез, “Рубин” “Амкар”ны “өй матчы”нда 2013 елның 2-нче декабреннән бирле җиңгәне юк, ул вакытта матч 3:0 исәбе белән казанлылар файдасына төгәлләнгән иде.