Казан Башкарма комитетында аппарат киңәшмәсе узды
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август). Казанда аппарат
киңәшмәсе узды. Эшлекле дүшәмбене шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис
Калинкин үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан башкаласындагы демографик ситуация
буенча фикер алыштылар. Билгеле булганча, беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча
Казанда яңа демографик рекорд куелган - әлеге вакыт аралыгында 11951 бала
туган, бу – узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 429 сабыйга күбрәк дигән
сүз.
Әлеге күрсәткеч буенча Казан Идел буе федераль округындагы
миллион халкы булган шәһәрләр арасында лидер булып тора.