(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль, Ксения Швецова). Казанда
паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча эш кайный – төзүчеләр җәйге чорда
яшел зоналарны күбрәк итеп төзекләндерергә тырышалар. Иң зур проектларның берсе
булган “Черек күл” паркын төзекләндерү эшләренә казанлылар август ахырында ук бәя
бирә алачаклар. Икенче бер үзәк парк – Лядской бакчасында исә төзекләндерү
эшләре тулысынча тәмамланачак. Объектлардагы эшләр барышы белән Казан Мэры
Илсур Метшин танышып кайтты. Шәһәр башлыгы подрядчыларга эшне игътибар үзәгендә
тотып, этапларга бүлеп, үзгәрешләрне шәһәр халкы сизә алырлык итеп тапшырырга
кушты.
Бу җәйдә төзекләндерү эшләренә ябылган “Черек күл” паркы
үзенең тышкы күренешен тулысынча үзгәртәчәк. Паркның гомуми мәйданы 5 гектар, әлеге җирлектә
шәһәр халкы өчен махсус юллар булдырылачак, балалар һәм спорт мәйданчыклары һәм
ял зоналары барлыкка киләчәк. Паркны төзекләндерү өчен иганәче тарафыннан (“Парадигма”
ҖЧҖ) 70 млн. сум бүлеп бирелгән, тагын республика бюджетыннан 50 млн. сум акча
каралган. “СК Тайрон” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте – подрядчы оешма.
“Парадигма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Руслан
Садыйков сүзләренчә, бу елда баскычларны, коймаларны төзекләндерү эшләре, яңа сәхнә
булдыру, өстәмә юллар, яктырту элементларын һәм түшәлгән ташларның бер өлешен
алмаштыру, яңгыр сулары канализациясе челтәренә тоташтыру һ.б. эшләр
планлаштырыла. “Хәзерге вакытта без түшәлгән ташларның бер өлешен куптардык,
баскычны сүттек, арка тирәсендәге үзәк баскычны торгызу эшләрен алып барабыз
һәм коймаларны төзекләндерәбез, - диде Р.Садыйков. – Проектны без өлешләргә
бүлдек, беренчесен 30-нчы августка тәмамларга уйлыйбыз. Аннан соң икенче этапка
күчәчәкбез”.
Парк үзәгендә төзүчеләр инде боҗра рәвешендәге ябык
мәйданчыкны кору эшенә керешкәннәр. Р.Садыйков сүзләренчә, бу агач һәм
металлдан эшләнгән конструкция булачак. Аның эчендә сувенирлар сату өчен павильоннар,
җәмәгать туклануы урыннары һәм шәһәр халкының ялы өчен нокталар урнашачак. “Бу
– проектның иң чыгымлы өлеше. Башта аның бәясе 14 млн. сум иде, без бәяләрне
төшерү мәсьәләсе буенча эшлибез, хәзерге вакытта әлеге сумманы инде 6,5 млн. кадәр
төшердек һәм моның буенча эшне дәвам итәбез”, - дип сөйләде директор Р.Садыйков.
Мэр ял итеп йөрү юллары, яңа яктырткычларның һәм
төзекләндерүнең башка нечкәлекләренең һәрбер парк һәм сквер өчен бик әһәмиятле
өлеш икәнен билгеләп үтте. Ләкин ул тагын да масштаблырак үзгәрешләргә игътибар
итәргә кирәклегенә басым ясады. “Көч куеп, тагын да яхшырак үзгәрешләргә
ирешергә кирәк. Яшәүчеләр моңа кадәр булган парк белән бүгенгесе арасында аерманы
сизәргә тиешләр. Республика көненә һәм шәһәр көненә халык эшнең беренче этабын
бәяләргә тиеш”, - диде И.Метшин. Шәһәр башлыгы паркны этапларга бүлеп
төзекләндерүнең масштаблы эшләр үткәрү мөмкинлеге биргән һәм нәтиҗәләре озак
көттермәгән яхшы тәҗрибә булуын билгеләп үтте.
“Черек күл”дән соң Казан Мэры Лядской бакчасында йөреп
чыкты. Монда төзекләндерү буенча эшләрнең төп өлеше узган елда башкарылган иде.
Бу елда төзекләндерүне тулысынча тәмамларга уйлыйлар – биредә күпфункцияле павильон,
фонтанның үзәк фигурасын урнаштырачаклар, тимердән чүкеп ясалган эскәмияләр
куячаклар һәм каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчык булдырылачак. И.Метшин бакчада
ял итеп йөрүче казанлылар белән аралашты, һәм матур газон булдыру буенча
эшләргә кирәклеген билгеләп үтте. “Әгәр дә парклар тиешле дәрәҗәдә карап
тотылмаса, без нәтиҗәләргә ирешә алмаячакбыз”, - диде Мэр.
Исегезгә төшерәбез, Лядской бакчасын төзекләндерү проектын
Мәскәүнең “WOW HAUS” компаниясе эшләгән иде. Подрядчы вазифасын “Камастройинвест”
җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарды. 2,3 га мәйданлы бакча территориясендә таш
түшәлгән ял итеп йөрү юллары, фонтан, яңа яктырткычлар, кече архитектура
формалары, яшел үсентеләр, балалар мәйданчыгы барлыкка килде.
Киңәшмәдә шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман,
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Казанның баш
архитекторы Татьяна Прокофьева, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
башлыгы урынбасары Евгений Варакин, подрядчы оешма вәкилләре катнашты.