(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль, Ксения Швецова). Илсур
Метшин “Экран” спорт-сәламәтләндерү лагерында булып кайтты, биредә Казанның спорт
мәктәпләре укучылары ял итә һәм тренировкалар уза. Шәһәр Мэры лагерь
инфраструктурасын карады, балалар белән аралашты һәм яшь спортчыларга
яңадан-яңа уңышлар һәм җиңүләр теләде.
1965 елда ук ачылган “Экран” спорт-сәламәтләндерү лагеры
хәзерге вакытта “Тасма” спорт мәктәбе балансында тора. Хезмәткәрләр сүзләренә
караганда, лагерь бик тә популяр – бу җәйдә биредә физик тәрбия буенча дүрт
профиль смена эшли, 960 яшүсемр ял итә. Балалар саф һавада ял итеп кенә
калмыйлар, ә тәҗрибәле тренерлар белән көн саен төрле күнекмәләр эшлиләр.
Лагерь территориясендә 7 корпус урнашкан. Балалар өчен
биредә волейбол, баскетбол мәйданчыклары, тренажер залы, стационар татами һәм
футбол кыры булдырылган. Мэр яшь футболчылар, дзюдочылар, спорт гимнастикасы
буенча чемпионнар белән аралашып алды.
Мэрга Казанның Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе
Светлана Вострикова сөйләп үткәнчә, узган елда капиталь ремонт программасы
буенча лагерьда ашханәне реконструкцияләгәннәр. Шулай ук шәһәр җитәкчесе ремонт
таләп ителә торган юыну бүлмәләрен карады.
Бу елда балалар өчен тагы бер спорт объекты барлыкка киләчәк
– лагерь территориясендә иганәчеләр акчасына ясалма капламлы кечкенә футбол
мәйданчыгы төзелеше башланган. Тиздән шулай ук яңа волейбол мәйданчыгын төзү
көтелә.
“Тасма” спорт мәктәбе директоры Резеда Шурыгина сүзләренә караганда,
лагерьда ял итүче балалар – чыннан да профессиональ спортчылар. “Без 57 спорт
мастеры әзерләдек һәм чыгардык. Алар арасында, мәсәлән, Россиянең атказанган
спорт мастеры, җиңел атлетика буенча Олимпия уеннарының көмеш призеры Елена
Мигунова, Россиянең спорт мастеры Павел Николаев, халыкара класстагы спорт
мастеры Алсу Мортазина бар”, - дип сөйләде Р.Шурыгина.
Мәктәп базасында җәядән ату буенча Татарстанда бердәнбер
лицензияләнгән бүлек эшли, биредә 80 кеше шөгыльләнә икән.
Лагерь белән танышу барышында Мэр тренерларга балалар белән
эштә уңышлар теләде, ә балаларга – яңа спорт җиңүләре.
Исегезгә төшерәбез, бу елда 28 мең Казан балалары
оештырылган ял белән тәэмин ителде.