(Казан шәһәре KZN.RU,
26-нчы июль, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең рекреацион
зоналарын төзекләндерү буенча эшләр барышын карап кайтты. Ул Түбән Кабан күле
яр буен, Горьки-Әмәт урманын реконструкцияләү проектын өйрәнде һәм эшләрне
артык озакка сузмаска, шәһәрлеләргә төзекләндерелгән территорияләрне этаплап
күрсәтергә кушты.
Түбән Кабан күленең яңартылырга тиешле булган яр буеның
мәйданы 25,5 га,
аны төзекләндерүгә республика бюджетыннан 216 млн. сум акча бүленгән. Бүгенге көндә
күл яр буен төзекләндерүнең беренче этабы билгеләнгән, беренче чираттагы
участокларга документлар бирелгәннән соң эшкә керешергә җыеналар.
Мэр эшләрне этаплап башкарырга кирәклеген, шул очракта гына
кешеләр төзекләндерүдәге реаль үзгәрешләрне күрә алачаклыгын ассызыклады. Шһәәр
җитәкчесе, эшләрне артык озакка сузмыйча, реконструкциянең беренче этабын башкаруга
тотынырга чакырды.
Шулай ук шәһәр башлыгы Горьки-Әмәт урманын төзекләндерү
планын өйрәнде, ул урман полосасының экосистемасына минималь катышуны күздә
тота. Реконструкция концепциясен эшләгән вакытта шәһәрлеләрнең фикерләре дә
исәпкә алынган. Урман мәйданы 87,4
га, аны төзекләндерүгә 115 млн. сум акча бүлеп бирелгән.
“СК Прогресс” ҖЧҖ подрядчы оешмасы территорияне
төзекләндерүгә кереште, хәзерге вакытта мәйданны һәм сукмакларны бүлү, әзерлек
эшләре бара.
И.Метшин шәһәрлеләрнең Горьки-Әмәт урманының беренче үзгәрешләрен
кайчан күрә алачаклары белән кызыксынды. ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман
сүзләренә караганда, эшләрне кышка кадәр тәмамлау планлаштырыла, чөнки паркны
төзекләндерү беренче чиратта заманча чаңгы трассасын булдыруны күздә тота. “Без
этаплап эшләргә тиешбез. Эшләрнең беренче чираттагыларын тәмамлаячакбыз, аннары
киләсе этап турында сөйләячәкбез. Башкала халкы һәм кунаклары өчен уңайлы,
матур парк ясарга кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис
Калинкин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, “Иске
шәһәр” территориясе префекты Марат Усманов, подрядчы оешмалар вәкилләре һәм
башкалар катнашты.